Яма́йка яки Җамайка (ингл. Jamaica [dʒəˈmeɪkə]) — Үзәк Американың Кариб диңгезе регионындагы утрау-дәүләт. Британ Милләтләр Дуслыгы илләр әгъзасы. Ямайкалылар күбесенчә Африка чыгышлы, шулай ук әһәмиятле Европа, Кытай, Һинд, Лөбнан һәм катнаш раса азчылыклары бар. Ямайкада күбесенчә Инглиз телендә һәм Ямайка Патуа телендә сөйләшәләр.
Ямайка халкының 68,9 % ы – христианнар (64,8 % ы протестантлар, 2 % ы католиклар). 21,3 % ы – бернинди дә дин тотмаучылар, 6,5 % ы – башка диннәр (Бәһаи, мормоннар, Буддачылык, Һинд дине, Ислам, Яһүд дине һ. б.) тарафдарлары. Ямайкада чиркәү дәүләттән аерылган. Ил Конституциясе дин тоту иреген гарантияли[41].
23 маенда — Ямайка Хезмәт көне.