Шактизм (Санскрит телендә: санскр. (IAST) Śāktaḥ, турыдан-туры мәгънәдә, "энергия, куәт, мәңге Алиһә доктринасы") ул Һинд диненең төп традициясе, биредә метафизик чынлык метафизик хатын-кыз табигатен ия дип таныла һәм Шакти иң олы илаһи көч дип санала. Биредә күпсанлы Алиһәләр бар, алар барысы да шул ук иң олы Алиһәнең аспектлары дип таныла.[1][2] Шактизмның төрле суб-традицияләре бар, кайберәүләрдә грациоз Парватига табынуга күбрәк игътибар бирелә, кайберәүләрдә ярсулы Кали Алиһәсенә табынуга күбрәк игътибар бирелә. [3]
Һинд диненең Шрути һәм Смрити текстлары Шактизм традициясенең әһәмиятле тарихи язмалары булып тора. Өстәвендә аларда Дэви Маһатмья, Дэви Бһагавата Пурана, Бхагавата Пурана һәм Дэви Упанишад кебек Шакта Упанишада олылана.[4] Шактизмда аеруча Дэви Маһатмья Бһагавад Гита кебек әһәмиятле дип санала.[5]
Шактизм күптөрле Тантраның суб-традицияләре өчен мәгълүм,[6] шулай ук биредә тәңгәл килгән рәвештә системалар белән Алиһәләр йолдызлыгы бар. Анда Видьяпитһа һәм Кулмарга бар. Шактизмда Алиһәләр пантеоны [[Һиндстанда Буддачылыкның бөлүе]]ннән соң арткан, биредә ун Алиһәләр Маһавидья буларак Һинд дине һәм Буддизм Алиһәләре кертелгән булган.[7] Шактизмда Дэвиның иң киң аспектларына Дурга, Кали Алиһәсе, Сарасвати Дэви, Лакшми, Парвати һәм Трипурасундари керә.[2] Алиһәгә күп игътибар бирә торган традиция Төньяк-Көнчыгыш Һиндстанда бик популяр, аеруча Көнбатыш Бәнгәлдә һәм Ассамда, ул аны Дурга Пуджа кебек фестивальдә бәйрәм итә, ул Көнбатыш Бәнгәлдә популяр. Шактизм фикерләре Вишнуизм һәм Шиваизм традицияләренә йогынты ясаган, Алиһә тәңгәл килгән рәвештә Вишну һәм Шиваның Шакти/Энергиясе дип таныла һәм күпсанлы Һинд дине гыйбадәтханәләрдә һәм фестивальләрдә табыныла.