Атеи́зм (бор. грек. ἄθεος — «алланы юк дип әйтү»[2] - аллага, дингә ышанмаучылык, алласызлык.[3].
Атеизм бик борынгы заманда ук иҗтимаги-сәяси мөнәсәбәтләрнең үсеше, фән һәм материалистик философияның уңышлары нәтиҗәсендә барлыкка килгән.
Үз-үзен атеист тип санаган кешеләр илаһи затлар барлыгына шикчел карый – аларның чынбарлыкта бар булуы тәжрибә, сизем йә сынау аша исбатлана алмый дип раслана. Атеизм яклы кешеләр үз карашын шулай ук фәлсәфә, социология йә тарихка таянып яклый; аларның күбесе дөнъяви (дини булмаган) фәлсәфә юнәлешләренә иярсә дә, барлык атеистларга хас булган гомуми фикер-карашлар системасын яки тәртип калыбын аерым билгеләп булмый.