2005 – 2012 елларда – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә музей мөдире. Ул һәрвакыт төрле тематик концертларга, филармония артистларының һәм коллективларының юбилейларына багышланган күргәзмәләр оештыра: Дәүләт Зур концерт залында - дирижер Н. Рахлинның һәм композитор А. С. Ключаревның 100 еллыгы, җырчы У. Альмеевның 95 яшьлеге, дирижер Ф Мансуровның 80 яшьлеге уңаеннан; Филармония Концерт залында - нәфис сүз остасы А. Арслановның 80 яшьлеге, җырчылар И. Шакировның һәм Ә. Авзалованың 75 яшьлеге, Ф. Сөләйманованың һәм Х. Шәйдуллинның 70 яшьлеге, дирижер Р. Үтәйнең 65 яшьлеге, дирижер А. Шутиковның 60 яшьлеге, җырчы Х. Тимергалиеваның 60 яшьлеге; Р. Үтәй җитәкчелегендәге Дәүләт эстрада симфоник оркестрының 20 еллыгы, А. Шутиков җитәкчелегендәге Халык уен кораллары дәүләт оркестрының 15 еллыгы, А. Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең 10 еллыгы уңаеннан төзелгән күргәзмәләр .
Ф. Кавиева ТР Милли китапханәсе белән берлектә (Кичәләрнең режиссеры һәм алып баручысы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин) “Истә һаман да истә...” дип исемләнгән Т. Якупов, Г, Рәхимкулов, В. Гыйззәтуллина, Ә. Заһидуллина, З. Нурмөхәммәтов, Р. Гөбәйдуллиннарга багышланган кичәләрне оештыруда катнаша.
Фәһимә Фәләх кызы филармониянең 70 еллыгына багышланган “Татарская государственная филармония им. Г. Тукая 1937-2007” китабының төзүче – авторларының берсе. Телевидение һәм радио белән тыгыз элемтәдә тора, журнал һәм газета битләрендә филармония тарихы һәм күренекле сәнгать осталары турында мәкаләләрен бастыра; А. Шутиков җитәкчелегендәге Халык уен кораллары дәүләт оркестрының Көньяк Кореяда (2008-09) һәм Италиядә (2010) булган гастрольләрендә шәхси корреспондент буларак катнашып, оркестрның чыгышларын вакытлы матбугат битләрендә яктырта.