1966 елның17 ноябрендәТүбән Новгород өлкәсеКызыл Октябрь районы Актук авылында туган. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын (1989), татар әдәбияты буенча аспирантура тәмамлаган. «Тоталитар җәмгыять шартларында сәнгатькәр шәхесе мәдәнияте: Рәшит Ваһапов тормышы һәм иҗаты мисалында» (рус.Культура личности художника в условиях тоталитарного общества: На примере жизни и творчества Рашита Вагапова) темасына Түбән Новгород дәүләт архитектура-төзелеш университетының фәлсәфә һәм политология кафедрасында фәлсәфә фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (2005)[1]. «Күпконфессияле җәмгыять шартларында милләтара сөйләшүнең нигезе буларак миллилекнең һәм интернациональлекнең диалектикасы (Татарстан Җөмһүрияте мисалында)» (рус.Диалектика национального и интернационального как основа межэтнического диалога в условиях поликонфессионального общества (На примере Республики Татарстан)) темасына докторлык диссертациясе һәм «Гасыр контекстында Кави Нәҗми шәхесе һәм иҗаты» монографиясе әзерли.