Тәпәреш — Башкортстанның Чишмә районында урнашкан татар авылы.
Исеме Өршәк елгасының сул кушылдыгы Тәпәреш атамасыннан алынган авыл тарихи язмаларда XVII гасырда ук искә алына. 1795 елда Тәпәреш авылында барлыгы 138 кеше яшәве мәгълүм. 1870 елда Караякуп волостена караган татар авылы Тәпәрештә 133 ихатада 789 кеше теркәлгән. Гомумән, күченеп килүчеләр исәбенә бу чорда авыл халкы саны гаять тиз арта. 1920 ел мәгълүматлары буенча авылда 1719 кеше яшәгән. Һөнәрчеләр төбәге саналган Тәпәреш “базарлы” авыл буларак та киң танылу ала. 1870 елда авылда 12 кибет һәм лавка булган.
Беренче мәчет 1791 елда салына. Аның язмышы аянычлы була – авылдагы көчле янгыннан зыян күргән мәчет 1867 елда яңадан төзелә. ХХ гасырның 30нчы елларына кадәр Тәпәрештә гамәлдә өч мәчет булуы билгеле. Хуҗалыкларны күмәкләштерү башлангач, шуларның икесе яңа колхозлар файдасына тартып алына. 1939 елда Тәпәрештә җыелыш җыеп, 1912 елда гына төзелеп беткән өченче мәчетне дә яптыралар.[1]
| 2нче Алкино | Александровка | Алкин санаторие | Алкино | Ар | Аргы утар | Арслан | Бабиково | Бакча | Балагыш | Бәкәй | Бәрсүәнбаш | Биккол | Бильязы | Бишкәҗә | Боголюбовка | Богомоловка | Борискино | Бочкаревка | Бүләкбаш | Вишневка | Горный | Дим | Дим | Дмитриевка | Дмитриевка | Дурасау | Екатеринославка | Әлби | Әмин | Заводянка | Зубово | Ибраһим | Иганай | Илкәш | Ирек | Исаковка | Иске Муса | Каветка | Калмаш | Карамалы | Каранъелга | Караякуп | Кахновка | Келәш | Ключарево | Кузьминка | Күчем | Кушкуак | Кызыл Октябрь | Кызылга | Лентовка | Леонидовка | Ломоносово | Марусино | Өйдрәк | Пасяковка | Пинзәк | 1нче май | Петряево | Репьевка | Романовка | Сабурово | Сәйрән | Салих | Санжаровка | Сафар | Семёновка | Слак | Тәпәреш | Түбән Тирмә | Түбән утар | Түбән Хаҗәт | Узытамак | Уразбахты | Урта Усман | Урта Хаҗәт | Чирнәк | Чишмә (Башкортстан) | Чишмә авылы | Чуалкип | Чукраклы | Шапаровка | Шиңгәккүл | Югары Тирмә | Югары утар | Югары Хаҗәт | Ябалаклы | Яңа Абдулла | Яңа Беркадак | Яңа Киевка | Новомихайловка | Яңа Муса | Яңа Опты | Яңа Сайран | Яңа Сафар | Новотроицкое | Яңа Усман | Яңа Ябалаклы | Яңавыл | Яңгалыш | Ярми