Нарва (эст. Narva) — Эстония шәһәре, илнең халык саны буенча өченче шәһәр.
Халык саны — 58 663 кеше (2011).
Шәһәр Нарва елгасының сул ярында, Россия белән чигендә (Наравның каршы ярында Ивангород шәһәре урнаша), Санкт-Петербургтан 140 километр көнбатыштарак, Таллиннан 208 километр көнчыгыштарак урнашкан.
Беренче тапкыр 1171 елда телгә алынган. 1223 елда даниялеләр тарафыннан биредә ныгытма ниегзләнгән. 1223—1346 елларда Даниягә, 1346 елдан 1558 елга хәтле — Ливон орденына караган. 1558 елда Явыз Иван гаскәрләре тарфыннан алына, әмма 1581 елда шәһәр Швециягә күчкән.
1704—1919 елларда — Россия империясе составында, 1919—1940 елларда — Эстония составында. 1940 елдан ССРБ составына кергән.
Бөек Ватан сугышы барышында (1941 ның 17 августы) шәһәр алман-фашист гаскәрләре тарафыннан басып алынган. 1944 елның 26 июлендә Нарва операциясе нәтиҗәсндә азат ителгән.
1991 елдан Эстония составында урнаша.
Икътисад нигезе — энергетика.