Комык теле (үзатамасы — къумукъ тил ) — комыкларның туган теле, Дагстанда , Чичәнстанда , Төньяк Осетиядә киң таралган. Төрки телләрнең кыпчак төркеменә карый (бу төркемгә карачай-балкар , нугай һ.б. телләр дә керә әле). Сөйләшүчеләр саны якынча 400–500 мең кеше.
Комык теле — Дагстанның 6 әдәби теленең берсе. Кайчандыр Кавказда лингва-франка ролен үтәгән. Комык телендә «Ёлдаш » гәҗите чыга.
Комык әлифбасы: А а, Б б, В в, Г г, Гъ гъ, Гь гь, Д д, Е е, Ё ё, Ж ж, З з, И и, Й й, К к, Къ къ, Л л, М м, Н н, Нг нг, О о, Оь оь, П п, Р р, С с, Т т, У у, Уь уь, Ф ф, Х х, Ц ц, Ч ч, Ш ш, Щ щ, Ъ ъ, Ы ы, Ь ь, Э э, Ю ю, Я я.
Диалектлары:
буйнакск,
хасавюрт,
кайтак,
тауасты,
терек.
Шулай ук карагыз
Тышкы сылтамалар
Wikimedia Incubator
Русия Федерациясенең дәүләт теле Федерация субъектларының дәүләт телләре Рәсми хәләтенә ия телләр
↑ Перепись-2010
↑ Красная книга языков ЮНЕСКО
↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 3,6 Language