Кириба́ти Җөмһүрияте́ (кириб. Ribaberikin Kiribati, ингл. Republic of Kiribati) — Тын океанда, Полинезия һәм Микронезиядә урнашкан дәүләт. Төньяк-көнбатышта Маршалл Утраулары, Микронезия Федератив Штатлары территориаль сулары белән, көнбатышта һәм көньяк-көнбатышта Науру, Сөләйман Утраулары һәм Тувалу территориаль сулары белән, көньякта һәм көньяк-көнчыгышта Токелау, Кук утраулары һәм Француз Полинезиясе территориаль сулары белән чиктәш. Дәүләт составына 33 кечкенә атолл (шул исәптән Гилберт утраулары) керә, аларның унөчесендә генә яшиләр. Гомуми мәйдан — 726,34 км². Халык саны — якынча 92 533 кеше. Башкаласы — Көньяк Тарава.
Кирибати Конституциясе (11нче статья) вөҗдан иреген һәм дин тоту иреген гарантияли [27]. 2012 елның хөкүмәт хисабы нигезендә, Кирибати халкының 96 % ы – христианнар [28], 1 % ы – башка диннәр тарафдарлары дип исәпкә алынган. Әлеге хисап нигезендә, мөселманнар ил халкының 0,01 % ын тәшкил итә [29].
Kunan Kiribati (“Кирибати җыры”) яки Teirake Kaini Kiribati (“Бас, Кирибати, аягүрә!”) дип атала торган җыр — Кирибатиның дәүләт гимны. Аның сүзләрен дә, көен дә Уриум Тамуэра Иотэба (Urium Tamuera Ioteba) иҗат иткән. Гимн 1979 елның 12 июлендә кабул ителгән һәм тагын унике елдан соң милли сораштыру аша кабат расланган.
Anene ma te kakatonga,
Tauraoi nakon te mwioko,
Ma ni buokia aomata.
|: Tauaninne nte raoiroi,
Tangiria aomata nako. :|
Reken te kabaia ma te rau,
Ibuakoia kaain abara,
Bon reken te nano ae banin,
Ma te i-tangitangiri naba.
|: Ma ni wakina te kabaia,
Ma n neboa i eta abara. :|
Ti butiko ngkoe Atuara,
Kawakinira ao kairira,
Nakon taai aika i maira,
Buokira ni baim ae akoi.
|: Kakabaia ara Tautaeka,
Ma ake a makuri iai. :|
Кушыл рухланып безнең җырга,
Җаваплы бул, бурычың үтә
Һәм әзер тор ярдәм кылырга!
|: Нык бул хаклыкта, игелекле,
Сөй милләтеңне, кешелекне! :|
Яшәү өчен канәгатьлектә,
Тынычлыкка өмет-ниятләр, —
Чынга ашыр барча теләк тә,
Бергә типсә безнең йөрәкләр.
|: Хөрмәт итик бер-беребезне,
Бердәм үстерик бәх(е)тебезне! :|
Ялварабыз Сиңа, Тәңребез,
Туры юлга юнәлт халкыңны,
Имин булсын киләчәгебез,
Суз сөюле ярдәм кулыңны.
|: Ярлыкагыл хакимиятне,
Бөтен кешене һәм милләтне! :|
Quşıl ruxlanıp bezneñ cırğa,
Cawaplı bul, burıçıñ ütä
Häm äzer tor yärdäm qılırğa!
|: Nıq bul xaqlıqta, igelekle,
Söy milläteñne, keşelekne! :|
Yäşäw öçen qänäğätlektä,
Tınıçlıqqa ömet-niätlär, —
Çınğa aşır barça teläk tä,
Bergä tipsä bezneñ yöräklär.
|: Xörmät itik ber-berebezne,
Berdäm üsterik bäx(e)tebezne! :|
Yalwarabız Siña, Täñrebez,
Turı yulğa yünält xalqıñnı,
İmin bulsın kiläçägebez,
Suz söyüle yärdäm qulıñnı.
|: Yarlıqağıl xakimiätne,
Böten keşene häm millätne! :|
Хор башкаруында: [[1]]