Исилкүл (рус. Исилькуль) — Омск өлкәсендә урнашкан шәһәр (1782 елдан), Исилкүл районының административ үзәге.
Халык саны — 24 481 кеше (2010).[21]
Исилкүл Ишем тигезлегендә, Омскидан 145 километр көнчыгыштарак урнашкан, Казакъстан белән чигеннән 17 километр көнбатыштарак урнаша. Көнбатыш Себер тимер юлының Исилькуль тимер юл станциясе (Себер аша магистрале). Шәһәр аша М51 (Чиләбе — Курган — Петропавел — Омск — Новосибирск) автоюл бара.
Исилкүл 1896 елда Себер аша магистраленең Исилькуль станциясе янындагы бистә буларак нигезләнә.
1938 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала.
1945 елдан — шәһәр.
Милли состав (2002): руслар — 87,0%, алманнар — 7,9%, украиннар — 3,2%, казакълар — 2,5%, чегәннәр — 0,7%, татарлар — 0,5%.[28]
Кирпеч заводы, тимер-бетон әйберләр ясау заводы; май ясау, ит комбинатлары.
Трикотаж һәм өй җиһазлар фабрикалары.