Иблис (гар. balasa بَلَسَ - өметсез, яһүд. שָׂטָן, сатан) — дини-мифологик күзаллауларда, шайтаннарның башлыгы, җитәкчесе. Аллаһы Тәгаләгә буйсынудан баш тарткан өчен, Күктән Җиргә төшерелгән фәрештә. Бу хакта Коръәннең "Бәкара" (Сыер) сүрәсендә түбәндәгеләр әйтелә:
Кайбер әсәрләрдә мөстәкыйль персонаж буларак та хәрәкәт итә. Әйтик, татар халык әкияте «Күрәзәче карчык»та Иблис шайтаннар патшасы итеп сурәтләнә. Бу исә үз чиратында ислам тәгълиматына берничек тә каршы килми.
Мөнәҗәтләрдә дә Иблис образы билгеле бер чагылыш таба («Укы Коръән илә намаз», «Әйтик зикерләр, кальбебез уянсын!»). Бу әсәрләрдә, табигый, Иблискә каргыш сүзләре әйтелә. Язма әдәбият әсәрләрендә Иблис күпкә киң һәм тирәнрәк чагылыш таба (Кол Гали, «Кыйссаи Йосыф»; Сәйф Сараи, «Гөлстан бит төрки»; Утыз Имәни; хәзерге шагыйрьләрдән Равил Фәйзуллин, Зөлфәт һ.б. иҗаты).