Вольск (рус. Вольск) — Россия шәһәре, Сарытау өлкәсе Вольск районының административ үзәге.
Халык саны — 66 520 кеше.[4]
Вольск Идел елгасының сул ярында, Сарытаудан 141 километр төньяк-көнчыгыштарак урнаша. Идел буе тимер юлының станциясе.
Шәһәр янында Р228 (Сызран — Сарытау — Волгоград) автоюлы һәм Аткар — Сенная — Балакау — Пугачёв тимер юлы бара.
1690 елда Иделгә Малыковка елгасы кушылу урынында Малыковка бистәсе буларак нигезләнә.
1780 елда Сарытау калгайлыгы Волгск шәһәренә үзгәртеп корыла (соңрак исеме Вольскка үзгәрелә). 1797 елдан — Сарытау губернасы составында.
1856 елда Вольскида 6 чиркәү, 2394 йорт һәм 137 лавка (кибет) булган.
1928 елдан — Түбән Идел крае, 1934 елдан — Сарытау крае, 1936 елдан — Сарытау өлкәсе составында.
1928 елдан Вольск районы үзәге булып тора.
Вольск — цемент сәнәгатенең эре үзәге.
«Металлист» заводы, механика заводы, азбис-цемент әйберләр заводы, күн заводы, дуплау экстракты заводы, такта яру заводы, кирпеч һәм акшар заводы.
Азык-төлек сәнәгатенең ширкәтләре: ит комбинаты, сөт заводы, сыра кайнату заводы.
Мебељ фабрикасы, тегү фабрикасы.
<ref>