Владивосток, Владивастук[31] (рус. Владивосток) — Россиянең Азия өлешендәге шәһәр, Россиянең Ерак Көнчыгышында иң зур шәһәр, Диңгез буе краеның административ үзәге.
2010 елның җанисәбе буенча шәһәрдә 592 034 кеше яши.[32]
Транссебер магистраленең соңгы пункты. Ерак Көнчыгыш бассейнының йөк әйләнеше буенча дүртенче порт. Тын океан флотының баш базасы. Үз эченә Ерак Көнчыгыш дәүләт университетын һәм РФА Ерак көнчыгыш бүлекчәсен кертүче Ерак көнчыгыш төбәгенең иң эре фәнни-мәгариф үзәге.
Владивосток («Көнчыгышка ия булу») хәрби посты буларак 1860 елда нигезләнгән, 1880 елда шәһәр статсын алган. 1888 елдан — Диңгез буе өлкәсенең, 1938 елдан — Диңгез буе краеның үзәге.
Владивосток шәһәре 5 районга бүленә: