Амудәрья (дәрья — зур елга; таҗ. Амударё, үзб. Amudaryo, төрекм. Amyderýa) — Урта Азиядә иң зур елга. Озынлыгы 1415 км; Пәнеҗ елгасының дәвамы дип санасаң — 2540 км; бассейн мәйданы 309 мең км². Пәнеҗ һәм Вәхыш елгалары кушылудан барлыкка килә; дельта ясап, Арал диңгезенә коя. Җәен ташый. Декабрь һәм февраль айларында боз ага. Урта һәм түбән агымнары судно йөрешле, сугару өчен киң кулланыла. Керки шәһәрендә янында уртача су чыгымы 2000 м³/с.
Татар халкы, бөтен гарәп-мөселман мәдәниятенең бер өлеше буларак, әүвәл елганың Җәйхун (иске тат. جيحون) дигән гарәп исеме дә кулланылган[1], әмма хәзерге вакытта бу исем кулланылмый.