Википедиядә
Кайбышев фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Әскәр (Оскар) Кайбышев – Уфада яшәүче дөньякүләм танылган галим-металлофизик, Россия Фәннәр академиясенең Үтә сыгылмалы металлар проблемалары институты директоры (1986-2005), Россия табигый фәннәр академиясе һәм Башкортстан Фәннәр академиясе әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
Әскәр Әкрам улы Кайбышев 1939 елда Мәскәүдә туган. Ата-анасы тумышлары белән Башкортстаннан.
1962 елда башкаладагы Корыч һәм эретмәләр институтын тәмамлый һәм Уфадагы моторлар төзү берләшмәсендә эшли.
1986 елда талантлы галим Уфада Россия Фәннәр академиясенең Үтә сыгылмалы металлар проблемалары институтын оештыра һәм аңа җитәкчелек итә.
1991-1995 елларда Оскар Кайбышев Башкортстан Фәннәр академиясе президенты вазыйфаларын башкара.
1995 елдан ул үз институтына җитәкчелек итә. Бик күп фәнни хезмәтләр язган галимнең яңа китабы әлеге көндә Аᴍеpикə Кушма Штатларында да нәшер ителә.
Уфəның мөселман зиратында җирләнгән.
Дәүләткә каршы эшчәнлеге
2003 елның март аенда аңа карата җинаять эше ачылган. Әскәр Кайбышевны чит илләргә Россиянең хәрби максатларда файдаланырдай сәнәгать технологияләрен сатуда һәм финанс мутлыкларында гаеплиләр. Институтка тентү белән килгән җантимерләр институтның 1,5 млн сумлык кыйммәтле кәгазләрен урлап чыгалар, ләкин тотылалар.
2006 елның 9 aугыcында Башкортстанның Югары мәхкәмәсе Кайбышевны гаепле дип таба һәм аны шартлы 6 ел иректән мәхрүм итә, 3,5 млн сум штраф түләтә.
Фәнни эшчәнлеге
Әскәр Кайбышевның 350 фәнни хезмәте, шул исәптән 5 монография бар. Ул 150 фәнни ачыш һәм уйлап табу aвтыpы.
Дәүләт бүләкләре
Хезмәт кызыл байрагы ypдиʜы (1980)
Искәрмәләр
Чыганак