2019 елның 19 июнендә легендар татар җырчысы, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әлфия Авзалова хөрмәтенә мемориаль такта ачу тантанасы үтә. Тантанага бик күп талантлы җырчыны хөрмәт итүчеләр, артистлар, җырчылар, музыкантлар, күренекле мәдәният эшлеклеләре вәкилләре һәм республика җәмәгатьчелеге җыела. Тантаналы чарада шулай ук җырчының кызлары – Гүзәл Авзалова һәм Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова катнаша. Мемориаль такта Туфан Миңнуллин урамындагы җырчы соңгы елларда яшәгән йортка куела. Проектның авторы – Казанның яшь cкульпторы Фәнил Вәлиуллин. Тантананы Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Айдар Фәйзерахманов алып бара.