Һиндстанда Һинд дине
Һиндстан Һинд дине тарафдарлары
Халык саны
1,053,360,000 (2016)
Төбәкләр
Нагалэнд , Мизорам , Мегхалайя , Пәнҗаб , Лакшадвип Утраулары һәм Джамму һәм Кашмирдан башка барлык Һиндстан территорияләрендә күпчелек. Зур концентрацияләр белән Карнатака , Химачал Прадеш , Харьяна , Дәлһи , Раҗастхан , Гөҗәрат , Мадхья Прадеш , Чхаттисгарх , Андхра Прадеш , Тамил Наду һәм Трипурада яшиләр. Күп халык төркемнәре Көнбатыш Бенгалиядә , Уттар Прадешта , Бихарда , Махараштрада һәм Уттарахандта .
телләр
Һиндстан телләре • Һиндстан Инглиз теле
Һинд дине Һиндстанда иң зур дин , халыкның якынча 79,8%-ы үзләрен Һинд дине тарафдарлары дип атыйлар, бу Һиндстанда якынча (966 миллион) Һинд дине тарафдары.[ 1] Бу 2011 ел Һиндстан Халык санын алу буенча, шул ук вакытта халыкның 14.2% Ислам тарафдарлары, ә калган 6%-ы башка диннәргә карый (мәсәлән, Христианлык , Сикхизм , Буддизм , Джайнизм, төрле этник диннәр, атеизм һәм динсезлек ).[ 2] [ 3] [ 4] Һиндстанда Һинд дине тарафдарларының күпчелеге Шайвизм һәм Вайшнавизм деноминацияләренә карый.[ 5] Һиндстан (Непал һәм Маврикий белән) дөньяда Һинд дине күпчелек булган өч илләрнең берсе.
Тарихы
Ведик мәдәният Һиндстанда безнең эрага кадәр 1500 һәм 500 еллар арасында барлыкка килгән.[ 6] Нәтиҗәдә, Һинд дине тарихи Ведик диннең дәвамчысы булып санала,[ 7] аның Һиндстан тарихына , Һиндстан мәдәниятына һәм Һиндстан фәлсәфәсенә йогынтысы зур. Һиндстан исеме үзе Грек Ἰνδία-дан барлыкка килгән Һинд елгасы , бу Борынгы Фарсы Һинду сүзеннән барлыкка килгән, бу Санскрит телендәге Sindhu , тарихта Инд елгасына мөрәҗәгать өчен кулланыла.[ 8] Һиндстанның башка альтернатив атамасы "Һиндустан ", бу "Һиндулар" җире дигәнне аңлата.[ 9]
Безнең эраның 1200 һәм 1750 еллар арасында Һиндстан Һиндуларның да, Мөселманнарның да хөкем сөрүен күргән.[ 10] Виджаянагар Империясенең Мөсемлан хөкемдарлары кулларына төшүе Деккан Платосында Һинд диненең бөлүен билгеләгән. Һинд дине янә сәяси престижга ия булган, Маратха Империясе астында.[ 11] [ 12]
Реформа хәрәкәтләре
Мөселман Могол Империясе вакытында һәм Христиан Британия Раджы вакытында, Һиндстанда һәм чит илләрдә (мәсәлән, Фиджида , Маврикийда , Африкада , Тринидад һәм Тобагода , Гайянада һәм Суринамда ) Һинд дине реформаларга дучар булган, инициаторлар булып Брахмо Самадж , Арья Самадж булган. Свами Вивекананда , Даянанда Сарасвати , Рам Мохан Рой , Шри Ауробиндо кебек дини җитәкчеләр һәм Махатма Ганди кебек сәяси җитәкчеләр иҗтимагый структурада тулаем үзгәрешне чакырганнар.[чыганагы? ] Моның бер мисалы булып 1915 елда Һинду оешмасы башланганда булган. Бу зур масштабта шуддхи һәм сангатханның башлап җибәрүенә китергән. Бу Мөселман халкы Һинду халкын һәм аларның мәдәниятләрен себереп чыгарырга теләгән вакытта булган. Бу вакытта Һинд дине халкы шәһәр, белем алган, урта сыйныф җитәкчеләрен булдыра башлаган. Шулай итеп, дини каста сиземе һәм җәмәгать идентиклыгы кайчан булса да караганга көчлерәк булган. Шуддхи хәрәкәте Һинду булмаган теләсә кем шул дингә күчәргә тиеш дип раслаган, һәм Шуддхи хәрәктеннән соң Сангатхан хәрәкәте барлыкка килгән, бу сафлык хәрәкәте, Һинду-булмаганнарга каршы эшчәнлек алып барган. Төньяк Һиндстан күбрәк колониаль булып китеп, Британия ирлелек имиджы төрле Һинд җәмәгатьләре аша прожектланган булган. Хәзер Һинд дине кайчандыр ул нәсрә булган һәм башкалар аны нәрсә итеп трансформацияләп тырышып карауның арасы булган, яңа Һинду имиджының максаты булып җәмәгатькә көч өсти алган кешене сурәтләү булган. Шуддхи һәм Сангатхан программалары 1923 елда Арья Самадж һәм Акхил Бхаратия Һинду Махасабха тарафыннан башланылган һәм аның максаты булып Һиндуларны кумакчы үсүче Мөселман халкына каршы көрәшү. Һиндулар һәм Мөселманнар арасында күп сугышулар булган һәм шулай ук Һинду хатыннарын рәнҗетү булган. Бу яңа система белән Һиндулар булып китәргә тиеш Мөселманнар элек булган каста системасына куелырга тиеш һәм берничек тә өскә менәргә тиеш түгел, бу төркемнәр арасында көрәшне китереп чыгарган. Бу хәрәкәт Һинду ир кеше сыйфатларын ассызыклаган өчен тиз үскән. Бу кампания булгач, Һинду кешеләреннән курыкканнар һәм аларны хөрмәт иткәннәр һәм бүтәк куркак яки ярдәмсез итеп каралмаган. Шуддхи һәм Сангатхан ирлекнең торгызылуы фикерен чагылдырган һәм Һинд дине Шуддхи практикалары белән үсәчәк һәм Һинду иренә көчен кире бирәчәк. Гәрчә Һинду ирләре куәтлерәк булып китсә дә, алар шулай ук күбрәк тискәре ир көч куллануын күрсәткәннәр.[ 13] 1923 елда күп Һинду-Мөселман фетнәләр купкан. Фетнәләр булгач, Һинду оешмалар күбрәк әһәмияткә ирешкәннәр һәм башка дингә күчүләр шуннан соң оешкан манерада булган.[ 14] Тулсидас, Сант Кабир Дас, Раидас, Чайтанья Махапрабху һ.б. иҗтимагый реформация өчен бһакти хәрәкәте пионерлары булганнар.
Һиндстан Мөселманнар һәм соңрак Европа хөкем сөрүен күргән; шулай да илдә Һинд дине тарафдарлары доминацияләгән.
Башка сәбәп Һинд диненең Буддизм кебек борынгы дин булуы (чынлыкта Һинд дине дөньяда иң борынгы дин) аның традицияләре яхшы нигезләнгән һәм Һиндлеләрнең көнкүреш тормышына кергән. Кабиләдән кабиләгә аерылып тора торган, асаба Америка яки Африка диннәреннән аермалы буларак, бу Һиндстан диннәре Һиндстан субкыйтгасы буйлап җәелгәннәр һәм күбесенчә күп Һиндле этник һәм кабилә төркемнәре тарафыннан кабул ителгән. Һинду цивилизациясенең үзенең озын тарихы булган, аның яхшы үскән язмалары һәм традицияләре булган. Кабилә кешеләрен Һинд диненә күчерү авыррак булган.
Һинду милләтчелеге
Бүленүдән соң Һинду милләтчелеге Һиндле милләтчелекнең ягулыгы булган. Һинду милләтчелеге агрессив рәвештә уң канат Һиндулар тарафыннан алга сөрелгән, мәсәлән:
Винаяк Дамодар Саваркар - Бөек Һиндстанны барлыкка китерү өчен
Пурушоттам Дас Тандон - Хинди телен Һиндстанда рәсми статуслы тел буларак алга сөргән
Шьяма Прасад Мухерджи - Һинду милләтче сәяси фиркасе - Бхаратия Джана Сангх нигезләүчесе
K. Б. Хеджвар - Раштрия Сваямсевак Сангх нигезләүчесе, бу Һинду милләтче волонтер оешмасы
Һиндстанның 1947 елда бүленүе Һиндуларның, Мөселманнарның һәм Сикхларның җәмәгать-ара канлы фетнәләргә һәм үтерүләренә китергән. Якынча 7,5 миллион Мөселман Көнбатыш Пакьстан һәм Көнчыгыш Пакьстан (хәзер Бангладеш буларак билгеле) территориясенә кысрыклап чыгарылган. Шуннан соң елларда Һиндстан Конституциясенең секуляр принциплары нигезләнгән булган. Соңгы 60 ел илнең күпчелек өлешләрендә тыныч булган, чыгарылма булып экстремистлар тарафыннан Бабри мәсҗеден җимерүдән соң 1992 ел Бомбей фетнәләре булган һәм 2002 ел Гөҗәрат фетнәләре һәм Пакьстанга алып барылган сугышлар булган.
Көнбатыштан Христиан төркемнәре Мөселман, Сикх һәм Һинду халкын Христианлыкка күчерергә тырыша, еш тышкы ярдәм, мәгариф һәм медицина ярдәме күрсәтеп, моны Һинду милләтчеләре ришвәтчелек итеп карый һәм шулай итеп уң канат Һинду төркемнәре белән ызгышлар була.
Керала , Андхра Прадеш һәм Төньяк-көнчыгыш Һиндстан болар конверсия превалент булган кайбер төбәкләр. Һиндстанда Христиан дәгъвачыларның активлыгына җавап итеп, кырыс Һинду төркемнәре, мәсәлән, Вишва Хинду Паришад Христианлыкка күчкәннәрне кире үз диннәренә кайтара башлаган һәм шулай ук Мөселманнарны да. Һинд дине тарафдарлары һаман да илнең күпчелек штатларында һәм территорияләрендә күпчелекне тәшкил итә. Төньяк һәм төньяк-көнбатыш Һиндстанның күпчелек өлеше, бигрәк тә Гөҗәрат Һинд диненең терәге булып тора. Кабилә ышану системаларына кертелеп Һинд дине төньяк-көнчыгышта үсә дигән ышаныч бар. Шулай да, Кашмир Үзәнендә Һинд дине тарафдарлары саны кискен төшкән, бу Пакьстан хәрбиләре тарафыннан 550 000 - нән артык Кашмири Пандитлар (Һиндулар ) куылу терроризмы нәтиҗәсе. Пакьстан Кашмирны Һинд хөкеменнән тартып алу тырышуын спонсорлаган, шул ук вакытта Мөселман күпчелеге бәйсезлеккә омтылган, әмма бүленү вакытында бу бәйсезлек хөкем сөрүче Һинду Махараджа һәм Британиялеләр тарафыннан бетерелгән булган. Пәнҗабта күпчелекне Сикхлар тәшкил итә.
Һиндстанда Һинд дине халкы
Һиндстанның төрле штатларында тулаем халыкның Һиндуларның нисбәте (2001 ел халык санын алу).[ 15]
Рәсми 2011 ел халык санын алу буенча Һиндстанның Һинду халкы[ 16] Иң зур кимү Манипурда 1991-2001 елда 57% тан 52%-ка кадәр булган, шул вакытта асаба Санамахи диненең яңарышы булган. Пәнҗаб (Сикх күпчелеге), Кашмир (Мөселман күпчелеге), Төньяк-Көнчыгыш Һиндстанның өлешләре һәм Лакшадвиптан башка, Һиндстанның башка 24 Штат һәм территориясендә һәм 6 шура территориясендә Һинд дине тарафдарларының абсолют күпчелеге күзәтелә. Төньяк-көнчыгыш Һиндстанның 8 штатында - Трипурада , Сиккимда , Ассамда , Манипурда Һинд дине тарафдарлары күпчелек, шул ук вакытта башка дүртесендә Һинд дине тарафдарлары азчылыкта. 2011 ел халык санын алу саннарын тагын да тәфсилләп карау өчен бу таблицаны карагыз.[ 17]
Регион
Һинд дине тарафдарлары
Тулаем
Һиндулар %-ы
Һиндстан
966,378,868
1,210,910,328
79.8%
Һимачал Прадеш
6,532,765
6,864,602
95.17%
Дадра һәм Нагар Һавели
322,857
343,709
93.93%
Одиша
39,300,341
41,974,218
93.63%
Чһаттисгарһ
23,819,789
25,545,198
93.25%
Мадхья Прадеш
66,007,121
72,626,809
90.89%
Даман һәм Диу
220,150
243,247
90.50%
Гөҗарат
53,533,988
60,439,692
88.57%
Раджастхан
60,657,103
68,548,437
88.49%
Андһра Прадеш
74,824,149
84,580,777
88.46%
Тамилнад
63,188,168
72,147,030
87.58%
Харьяна
22,171,128
25,351,462
87.46%
Пудушерри
1,089,409
1,247,953
87.30%
Карнатака
51,317,472
61,095,297
84.00%
Трипура
3,063,903
3,673,917
83.40%
Уттаракһанд
8,368,636
10,086,292
82.97%
Биһар
86,078,686
104,099,452
82.69%
Дәһли
13,712,100
16,787,941
81.68%
Чандигарһ
852,574
1,055,450
80.78%
Махараштра
89,703,057
112,374,333
79.83%
Уттар Прадеш
159,312,654
199,812,341
79.73%
Көнбатыш Бенгалия
64,385,546
91,276,115
70.54%
Андаман һәм Никобар Утраулары
264,296
380,581
69.45%
Җһаркһанд
22,376,051
32,988,134
67.83%
Гоа
963,877
1,458,545
66.08%
Ассам
19,180,759
31,205,576
61.47%
Сикким
352,662
610,577
57.76%
Керала
18,282,492
33,406,061
54.73%
Манипур
1,181,876
2,855,794
41.39%
Пәнҗаб
10,678,138
27,743,338
38.49%
Аруначал Прадеш
401,876
1,383,727
29.04%
Җамму һәм Кәшмир
3,566,674
12,541,302
28.43%
Мегһалайя
342,078
2,966,889
11.53%
Нагаленд
173,054
1,978,502
8.75%
Лакшадвип
1,788
64,473
2.77%
Мизорам
30,136
1,097,206
2.75%
Шулай ук карагыз
Шулай ук укырга мөмкин
Shourie, Arun (1979). Hinduism, essence and consequence: A study of the Upanishads, the Gita, and the Brahma-Sutras. Sahibabad, Distt. Ghaziabad: Vikas. ISBN 9780706908343
Ram Swarup, The Word as Revelation: Names of Gods (1980), (1982, revised 1992)
Ram Swarup, On Hinduism : reviews and reflections (2000)
Ram Swarup, Hinduism and monotheistic religions (2015)
Ram Swarup, Meditations : Yogas, Gods, religions (2000)
Rajiv Malhotra (2011), Being Different: An Indian Challenge to Western Universalism (Publisher: HarperCollins India; ISBN 978-9-350-29190-0 )
Rajiv Malhotra (2014), Indra's Net: Defending Hinduism's Philosophical Unity (Publisher: HarperCollins India; ISBN 978-9-351-36244-9 )
Искәрмәләр
↑ India's religions by numbers .
↑ Religion Data - Population of Hindu / Muslim / Sikh / Christian - Census 2011 India .
↑ Census 2011: Hindus dip to below 80 per cent of population; Muslim share up, slows down (en-US), The Indian Express (2015-08-26).
↑ Muslim population growth slows (ингл.) , The Hindu .
↑ Major Branches of Religions . әлеге чыганактан 2015-03-15 архивланды. 2018-04-01 тикшерелгән.
↑ N. Siegel, Paul. The meek and the militant: religion and power across the world . Zed Books, 1987. ISBN 9780862323493 .
↑ Hoiberg, Dale. Students' Britannica India . Popular Prakashan, 2000. ISBN 9780852297605 .
↑ "India", Oxford English Dictionary , second edition, 2100a.d. Oxford University Press.
↑ Hindustan definition and meaning | Collins English Dictionary (en) .
↑ Neusner, Jacob (2009-10-07). World Religions in America, Fourth Edition . Westminster John Knox Press. p. 189. ISBN 9781611640472 . https://books.google.com/books?id=34vGv_HDGG8C&pg=PA189&dq= .
↑ Tinker, Hugh (1966). South Asia: A Short History . University of Hawaii Press. p. 18. ISBN 9780824812874 . https://books.google.com/books?id=n5uU2UteUpEC&pg=PA18&dq= .
↑ Ganesha on the Dashboard p. 176, V. Raghunathan, M. A. Eswaran, Penguin
↑ Gupta, Charu (2 October 2014). «Anxious Hindu masculinities in colonial North India: Shuddhi and Sangathan movements ». ATLA Religion Database with ATLASerials : 441–454.
↑ Gupta, Charu (1 January 2011). «Anxious Hindu masculinities in colonial North India: Shuddhi and Sangathan movements ». ATLA Religion Database with ATLASerials : 441–454.
↑ Population by religious communities Census of India , Ministry of Home Affairs, Govt of India
↑ Indian Census . Censusindia.gov.in (2012-05-14). әлеге чыганактан 12 May 2008 архивланды. 2013-10-17 тикшерелгән.
↑ C-1 Population By Religious Community . Census of India .