Санкт-Петербург
1 689 000 км²
13 583 806 кеше[1]
8 кеше/км²
11
152
Булавин Владимир[2]
http://www.szfo.ru/
Төньяк-Көнбатыш федераль округ (рус. Северо-За́падный федера́льный о́круг) — Россиянең Европа өлешендә урнашкан административ-территориаль берәмлек. РФ президентының 2000 елның 13 май карары нигезендә корыла.
Үзәге — Санкт-Петербург шәһәре.
Округның мәйданы бөтен Россия мәйданының 9,8 %ын алып тора. Халык саны — 13 583 806 кеше (2010 ел, Россия халкының 9,5 %ы).
Округта ике республика һәм бер автономияле округы бар.
Халыкның яртысы Санкт-Петербургда һәм Ленинград өлкәсендә тора.