Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен
Туйкин битенә күчегез.
Рөстәм Туйкин (Рөстәм Булгыр улы Туйкин) – галим, тарих фәннәре кандидаты (1986). Уфа Көнчыгыш икътисад, һуманитар фәннәр, идарә һәм хокук академиясенең юридик институты (ВЭГУ академиясе) профессоры (1999). Хәрби фәннәр һәм педагогика һәм социаль фәннәр академияләре мөхбир-әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
1948 елның 17 мартында БАССР Бөре шәһәрендә туган. 1713 елгы ихтилал башлыгы Туйкә батыр нәселеннән. Атасы ягыннан бабасы Фазыл Туйкин – язучы, музыкант.
Уфада дәүләт университетын (1971), аспирантураны (1975) тәмамлаган, кандидатлык диссертациясе яклаган (1986).[1]
Хезмәт баскычлары
Хәзерге көндә ВЭГУ академиясе юридик институты профессоры.
Иҗтимагый эшчәнлеге
- Институтның Самардагы филиалын оештыру буенча эш.
- «Белем» җәмгыятенең иң яхшы 5 лекторы исемлегенә керә.
Хезмәтләре
- Алманиядә фашизмга каршы хәрәкәт проблемалары турында 50 фәнни хезмәт.
- Югары мәктәп пробемалары буенча фәнни мәкаләләр.
- Дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары проблемалары турында фәнни мәкаләләр.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Хәрби фәннәр академиясенең алтын тамгасы (2005).
- Хәрби фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы.
- Педагогика һәм социаль фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы.
Шәҗәрәсе
Ындырҗа — Тулунгуҗа — Туктагул — Туйкә — Сәет — Мостафа — Габделлатыйф — Әхмәткәрим — Фазыл — Булгыр: аның ике улы Рөстәм һәм Руслан, ике кызы Алсу һәм Гуля.[3]
Сылтамалар
ВЭГУ академиясе сайты 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
Искәрмәләр