Мөхәммәт Әюпов (рус. Мухамет Юсупович Аюпов) — Татарстан Республикасының уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең президенты, мөгаллим.
Мөхәммәт (Мөхәммәтгали) Йосыф улы Әюпов 1936 елның 15 июлендә Татарстан Республикасының Кукмара районы Чуллы авылында ишле гаиләдә туган. Мөхәммәтнең балачагы авыр чорларына, сугыш алды һәм сугыш елларына туры килә. Ләкин Мөхәммәт үз авылында башлангыч мәктәптә укый һәм район үзәгендә урта мәктәпне тәмамлый. Тумыштан зирәк булган бу балага укытучылар белем бирсә, төп тәрбияне тормыш хезмәт аша бирә. Бар эшкә дә булдыклы, сабыр, максатчан булып үсә Мөхәммәт. Көтмәгәндә, аның язмышы тагын бер борылыш ясый һәм Мөхәммәтне Казанга алып чыга.
Казанда Мөхәммәт Әюпов 5 нче техник училищеда слесарьлек һөнәрен үзләштерә. Шушы училищеда белем алу аны техника өлкәсенә ымсындыра, механизмнарның серле төзелеше аны үзенә җәлеп итә. Хәрби диңгез флотында беренче класслы хәрби белгеч булып хезмәт иткәннән соң (1959) ул Казан авиация институтына кереп, техника өлкәсендә төпле югары белем ала (1965) һәм Авиация заводында эшли башлый. Монда Мөхәммәт Әюпов инженер, өлкән инженер, лаборатория җитәкчесе, конструкторлык бюросы җитәкчесе булып эшләгән дәвердә үзен чын конструктор һәм уйлап табучы итеп таныта, башка белгечләр чишә алмаган иң катлаулы мәсьәләләрнең чишелешен таба.
1979 елда Мөхәммәт Әюповны Уйлап табучылар һәм рационизаторлар өлкә җәмгыятенә җаваплы эшкә күчерәләр һәм ул анда да үзенең актив эшен күрсәтә. Үзгәртеп кору чорының иң болгавыр елларында Мөхәммәт Әюпов, Татарстан Республикасының уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең җитәкчесе буларак, бу тармакны таркалуыннан саклап кала һәм аны Россия буенча алдынгы урынга алып чыга.
Мөхәммәт Йосыф улы Әюповның кырыктан артык рационализаторлык тәкъдиме һәм уйлап табуга патентлары бар. Аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә «Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы», «Татарстан Республикасының атказанган рационализаторы» дигән мактаулы исемнәр һәм уйлап табучылыкка, техниканы камилләштерүгә өндәүче күп төрле мактаулы билгеләр кертелә һәм башка массакүләм оештыру гамәлләр чаралары тормышка ашырыла.
Ул техник иҗатка багышланган берничә китап авторы. Унлап китаптан торган «Яшь уйлап табучы китапханәсе» сериясе республикабызның барлык мәктәпләрендә билгеле. Бу китаплар мәктәп балалары, хәтта балалар бакчасына йөрүче нәниләр белән уйлап табучылык юнәлешендә эшләүчеләр өчен билгеләнгән. Мөхәммәт ага турыдан-туры мәктәпләрдә дәресләр бирүдә үзе дә катнаша.
Соңгы елларда Татарстан Республикасының уйлап табучылар һәм рационизаторлар җәмгыяте тарафыннан бу юнәлештә максатчан эш алып барыла. Ел саен Мәгариф министрлыгы белән берлектә иң сәләтле укучылар арасында «Яшь уйлап табучылар олимпиадасы» үткәрелә. Шул конкурслар нәтиҗәсендә яшь уйлап табучылар һәм аларның җитәкчеләре бүләкләнә. Шуннан тыш, әледән-әле яшь техник иҗатчылары конкурслары үткәрелеп тора. Бу конкурсларны үткәрүне үз канаты астына «Мәгариф» журналы алды, һәм конкурс биремнәре әлеге журналда басылып тора. Шул биремнәрнең авторлары арасында Әюпов М.Ю. та бар.
Мөгаллим буларак Мөхәммәт Әюпов кичке бүлек мәдрәсә шәкертләре өчен «Сарф гыйлеме» исемле китабын язды. Бу әсбап шәкерләр арасында киң куллану тапты. Шуннан тыш, Мөхәммәт ага гарәп теленнән татар теленә алынган сүзләрне өйрәнеп сүзлек төзегән.
Мөхәммәт Әюпов күп кенә медальләр, почетлы билгеләр һәм мактау грамоталары белән бүләкләнә. 2010 елда ул Россия Федерациясенең эшмәкәрлекне җәелдерү Фонды тарафыннан «Елның иң яхшы җитәкчесе» дигән абруйлы исемгә лаек була.