Википедиядә
Зыятдинов фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Марат Галимҗан улы Зыятдинов (1970 елның 16 августы, Макыл авылы, Югары Ослан районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия муниципаль эшлеклесе. Югары Ослан муниципаль районы башлыгы (2011―2024). ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе (2024 елның 14 июненнән). Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Тормыш юлы
Марат Зыятдинов 1970 елның 16 августында Татарстан АССРның Югары Ослан районы Макыл авылында туа[1]. Хезмәт эшчәнлеген 1989 елда Югары Ослан районының «Знамя Ленина» совхозы тракторчысы булып башлый. 1992 елда «инженер-механик» белгечлеге буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлый.
Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, «Знамя Ленина» совхозында баш инженер булып эшли башлый. Шул ук елдан башлап 101 нче Макыл урта һөнәри-техник училищесында механик булып эшли. 1995—1998 елларда Макыл машина-технология станциясенең баш инженеры. 1998 елдан «2 нче машина-технология станциясе» ҖЧҖ директоры. 2004—2008 елларда Коллар авылында «Красный Восток — Агро» ААҖ генераль директоры. 2008 елдан Югары Ослан районының «Восток Зернопродукт» ЯАҖ территориаль идарәсе директоры.
2010 елда Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе; башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнә. 2010 елдан Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе. 2011 елда — «АС-Менеджмент» ЯАҖ генераль директоры урынбасары. 2011—2012 елларда Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы[2]. 2012 елның мартында «Югары Ослан муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы итеп сайлана[3].
2024 елның 14 июненнән ― ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе[4].
Шәхси тормышы
Өйләнгән, 2 баласы бар.
Бүләкләр
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
|
---|
А | | |
---|
Ә | |
---|
Б | |
---|
В | |
---|
Г | |
---|
Д | |
---|
Җ | |
---|
З | |
---|
И | |
---|
К | |
---|
М | |
---|
Н | |
---|
П | |
---|
Р | |
---|
С | |
---|
Т | |
---|
Ф | |
---|
Х | |
---|
Һ | |
---|
Ш | |
---|
Э | |
---|
Ю | |
---|
Я | |
---|
Татарстан дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәре һәм премия лауреатлары навигацион калыплары |
---|
Орденнар | |
---|
Медальләр | |
---|
Халык | |
---|
Атказанган | |
---|
Шәрәфле | |
---|
Премияләр | |
---|
|