Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı
igezäge bar.
Мамык авылы Норлат районында, район үзәгеннән 30 км төньяк-көнбатыштарак, Олы Сөлчә елгасы буенда урнашкан.
Тарихы
Авылга 18 гасырдә нигез салына. 1935-1958 елларда ТАССРның Тельман районы үзәге.
Авылда урта мәктәп эшли. Мәдәният йорты, А. А. Шульц утары – 19 гасыр ахыры – 20 гасыр башы архитектур истәлеге бар.
Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.6 °C.[3]
Халкы
1989 елда 1180 кеше (руслар – 64%, чуашлар – 20%), 2000 елда 1219 кеше яши.
Халыкның төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек; кирпеч заводы, урманчылык.
Демография
Халык саны
Ел |
1782 |
1859 |
1897 |
1908 |
1920 |
1926 |
1938 |
1949 |
1958 |
1970 |
1979 |
1989 |
2002
|
Халык саны
|
204[4]
|
994
|
1464
|
1618
|
1935
|
1429
|
1894
|
1936
|
1304
|
1637
|
1319
|
1180
|
1427
|
2002 елда милли состав: руслар- 64%, чуашлар - 20%.
Күренекле кешеләре
Рифкать Ибраһим улы Богданов - Россия һәм ССРБ математигы.
Искәрмәләр
Чыганаклар
- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.