Иске Роман — Татарстан Республикасының Чистай районындагы татар авылы.
Иске Роман авылы Чистай шәһәренннән 18 км, ә Казан-Бөгелмә трассасыннан 3 км ераклыкта, районның көнчыгышына урнашкан. Авылның рельефы тигезлектән тора. Иске Роман авылы көнбатыштан Сарсаз елгасы суы белән, көнчыгыштан “Каргалы” совхозы кырлары белән, төньяктан Ташки ермагы, ә көньяктан - Каен ермагы белән чикләнә. Авыл урнашуы буенча урман-дала зонасына туры килә.[3]
Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[4]. Уртача еллык һава температурасы 4.0 °C.[5]
Искәрмәләр
Чыганаклар
- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.