Ганада ислам (ингл. Islam in Ghana, гарәп. الإسلام في غانا ) ― динамик үсештәге диннәрнең берсе.
Тарих
Хәзерге Гана территориясендә ислам 1390-елларда барлыкка килгән [1].
Урта гасырларда Ислам таралышы, барыннан да элек, Төньяк Африка бәрбәрләре белән сәүдә элемтәләренә бәйле. XV гасырдан ислам илнең төньяк өлешендә тарала башлый.
XIX гасыр башында мөселманнар саны Нигериянең төньягыннан күчеп килгән мөселман качаклар хисабына арткан.
1970-еллардан Африкада исламизм таралуга карамастан, Ганада мөселманнар һәм христианнарның үзара тыныч яшәеше сакланып кала.
Саны һәм таралышы
2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Гана Республикасында ил халкының (31 млн кеше, 2020 елга, бәяләү) 17[2] ― 25 % ы[3] ― мөселманнар. Мөселман җәмәгатьчелеге илдә мөселманнарның саны 30 % тәшкил итә, дип раслый.
Гана мөселманнарының 51 % ы ― Мәлики мәзһәбендәге сөнниләр, Шәфигый мәзһәбе вәкилләре дә бар. Мөселманнарның 16 % ы ― Әхмәдия мөселманнары (Ганада 1926 елдан яшәп килә) һәм 6[4] ― 8 % ы [5] ― шигыйлар һәм ваһһабилар.
Мөселманнар күбесенчә илнең төньягында яши. Ислам фульбе, гурма, хауса, лоби, буса, вала, дагомба, мампруси этник төркемнәре арасында киң таралган.
Шигый исламы тиз таралу 1980-елларда илгә Ливан сәүдәгәрләре килеп җитүгә бәйле [6].
Гана мөселманнары арасында Суфичылык аз таралган булса да, биредә Тиҗания(ингл.)татар. һәм Кадыйрия(ингл.)татар. тәрикатьләре вәкилләре бар.
Оешма
Ганада эшләүче Мөселман советы (Muslim Council of Ghana) мөселманнарга дини һәм социаль-икътисади мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә, шулай ук Мәккәгә хаҗ оештыра[4].
Ил хөкүмәте мөселманнарга Рамазан аенда ярдәм күрсәтә [7].
Мәгариф
Мөселман халкы күп булган районнар һәм шәһәрләрдә башлангыч һәм урта дини белем алырга тәкъдим итүче ислам яки гарәп мәктәпләре эшли.
Танылган мөселманнар
Мәчетләр
Искәрмәләр
Сылтамалар