Рамаза́н (гарәп. رمضان рамәзан) — Һиҗри тәкъвимнең тугызынчы ае[1]. Исламның биш баганасына караганга күрә, бөтен мөселманнар Рамазан ае вакытында ураза тотарга тиешләр. Ризыктан, судан, тәмәке тартудан һ.б. тыелу таң атканнан башлап кояш баеганчыга кадәр бара.
Уразадагы беренче 10 көн — рәхмәт көннәре, икенче 10 көне — мәгъфирәт (гафу итү), өченче 10 көне Аллаһының рәхмәтенә ирешү көннәре дип атала.
Рамазан Ислам барлыкка килгәнче үк гарәп мәдәниятендә тугызынчы ай дип аталган. Ураза тоту мөселманнарны сабырлыкка, тыйнаклыкка һәм рухияткә өйрәтү өчен билгеләнгән. Рамазан - мөселманнар тарафыннан Алла хакына ураза тоту һәм гадәттәгегә караганда күбрәк дога кылу өчен вакыт. Рамазан вакытында мөселманнар үткән гөнаһлары өчен гафу үтенәләр, көндәлек гөнаһлардан тыелып, киңәш һәм ярдәм алулары турында ялваралар, һәм үз-үзләрен чикләү һәм яхшы гамәлләр кылу юлы белән чистартырга тырышалар.
Кояш календаре белән чагыштырганда, Рамазан даталары аерыла һәм артка таба, ел саен якынча ун көнгә күчә, чөнки бу Айга бәйле күчмә бәйрәм. Рамазан аенда Коръәннең беренче шигырьләре Исламның Мөхәммәд пәйгамбәренә ачылган. Бу хәл төн дәвамында булды, аны мөселманнар Ләйлә Әл-Кадр дип атыйлар.Бу төн айның соңгы 10 көненең берсе булып санала. Рамазан ае Шавваль аеның беренче көнендә Ид әл-Фитр (Ураза-Бәйрәм) бәйрәме һәм мәҗлесе белән тәмамлана.[2]
Рамазан ае беткәннән соң Ислам дөньясы Ураза бәйрәмне бәйрәм итә. Ураза бәйрәме — Гает көннәренең берсе. Бәйрәм 624нче елда билгеләнә башлаган. Рамазан бәйрәме татарларда да зурлап бәйрәм ителә.
Әгәр дә мөселман кеше үз теләге белән уразаны бозды икән, ул аны соңарак яңадан тотарга тиеш.
Ислам ай тәкъвимендә яңа ай тугачтан башлана. Ай тәкъвиме грегориан тәкъвименнән 11 көнгә кыскарак, шуңа күрә һәр елда Рамазан ае 11 көнгә иртәрәк керә.
Ураза вакытында гадәттәгечә, Корьән уку башка айлардан саваплырак булып санала. Шулай ук зур савап булып Тәрәвих намазы санала (Рамазан вакытында ул мәчетләрдә һәр төн укыла). Кайберәүләр һәр төн Корьәннең 1/30-ын укып, Рамазан ае өчендә бөтен Корьәнне укып чыгалар.