Владимир Соколов (9 август 1952 ел) — ССРБ һәм Россия математигы, сызыкча булмаган дифференциаль тигезләмәләр теориясе өлкәсендәге белгеч. Физика‑математика фәннәре докторы (1990), профессор (1997), БАССР‑ның мәгариф отличнигы (1983). С. В. Ковалевская исемендәге премия лауреаты (2007)
Владимир Вячеславович Соколов 1952 елның 9 августында Башкорт АССР-ның Яңавыл районы Яңавыл бистәсендә (хәзер Яңавыл шәһәре) туган.
Уфа каласындагы 76 нчы мәктәптә укый.
1969 елда Мәскәү дәүләт университеты каршындагы физика-математика мәктәбен тәмамлый.
1975 елда Башҡорт дәүләт университетын, 1979 елда — аспирантураны (җитәкчесе А. Б Шабат) тәмамлый.
1983 елдан СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы Физика математика бүлегендә баш гыйльми хезмәткәр, 1989 елдан алып бүлек мөдире.
1990 елда докторлык диссертациясе яклый.
1995 елдан — Математика институтының баш гыйльми хезмәткәре, бер үк вакытта 1995-1997 елларда Уфа дәүләт авиация техник университетында укыта.
1997 елда профессор гыйльми исеме бирелә.
2001 елдан — Л. Д. Ландау исемендәге Россия Фәннәр академиясенең Теоретик физика институтының төп гыйльми хезмәткәре (Черноголовка шәһәре). Фәнни эшчәнлеге сызыклы булмаган дифференциаль тигезләмәләр теориясенең алгебраик аспектларына багышланган.
100-дән артык фәнни хезмәт авторы.