Владимир Виноградов Викиҗыентыкта
Виноградов Владимир Никитич (12 март (24 март) 1882 ел, Елец — 29 июль 1964 ел, Мәскәү) — галим-терапевт, кардиолог. ССРБ Медицина фәннәре академиясе академигы (1944), РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1940), Социалистик Хезмәт Герое (1957). Иосиф Сталинны дәвалаучы табиб.
Владимир Никитич Виноградов тимер юл хезмәткәре гаиләсендә туган. Башта кала реаль училищесын, аннары — Беренче Харьков гимназиясен тәмамлый[2].
1907 елда Мәскәү университетының медицина факультетын тәмамлый. 3-нче курс студенты булганда, үз теләге белән фельдшер булып рус-япон сугышына китә; күрсәткән батырлыгы өчен 4-нче дәрәҗә Георгий тәресе белән бүләкләнә.
Ординатор, аннары факультет терапиясе кафедрасында ассистент.
1929-1931 елларда 1нче Мәскәү медицина институтының пропедевтик терапия кафедрасы мөдире була.
1935-1942 елларда — 2-нче Мәскәү медицина институтының факультет терапиясе кафедрасы мөдире. 1943 елның 1 гыйнварыннан 1-нче Мәскәү медицина институтының факультет терапиясе кафедрасы мөдире. Клиникада аның җитәкчелегендә кардиоревматология кабинеты (1958), СССР Медицина фәннәре академиясенең электрофизиология лабораториясе (1946), миокард инфаркты белән авыручыларны дәвалау өчен илдә тәүге махсус бүлекчә, (1961), йөрәк-кан тамыры системасын функциональ диагностикалау кабинеты (1964) оештырыла; гастроскопия, бронхоскопия, электрокимография, радиоизотоплы диагностикалау, йөрәкне катетерлау, векторэлектрокардиография клиник практикага кертелә.
1952 елның ноябрендә табиблар эше буенча кулга алына, 1953 елның 4 апреленә кадәр төрмәдә була. А. А. Ждановны үтерүдә, америка разведкасына шымчылык итүдә һәм башка җинаятьләрдә гаепләнә[3].
Иң эшлекле терапевтик конференцияләр һәм съездлар оештыручыларның берсе була; Бөтен Союз терапевтик җәмгыяте (1949-1964) һәм Мәскәү терапевтик җәмгыяте рәисе (1945-1953, 1957-1964), «Терапевтический архив» журналы редакторы була (1943-1964).
1934 елдан СССР сәламәтлек саклау министрлыгы консультанты, 1943 елдан — Кремль Дәвалау-санитар идарәлегенең баш терапевты була. 1940-елларда совет лидерларының һәм шәхсән Сталинның дәвалаучы табибы була[4].
Мәскәүдә Новодевичье зыяратында җирләнгән (3 урын).
Төп хезмәтләре яман шешне, бөер һәм үпкә туберкулезын иртә диагностикалауга, эчке авырулар клиникасында сепсис проблемасына, аш сеңдерү органнары чирләренә багышланган. 1925 елда «Изменения почек при туберкулёзе лёгких» темасына докторлык диссертациясе яклый.
Беренче хатыны — Виноградова (кыз фамилиясе Гонтарева) Мария Викторовна (1888-1952). Бу никахтан уллары:
Икенче хатыны — Виноградова (кыз фамилиясе Делос) Ольга Федоровна (1903-1995)[5].
— 1964 елда И. М. Сеченов исемендәге Мәскәү медицина институтының факультет терапевтик клиникасына В.Н.Виноградов исеме бирелә.