Бөтенрусия мөселманнарының милли шурасы (Милли Шура) - Россия мөселманнарының ижтимагый-сәяси оешмасы (1917-18, Петроград).
Югары идарәче органы — Мөселманнар башкарма комитеты, басма органы - «Известия Всероссийского мусульманского совета» гәҗите булган.
Мөселманнарның сәяси һәм иҗтимагый-мәдәни тормышына җитәкчелек итү, Россиянең булачак Оештыручылар мәҗлесенә мөселман вәкилләрен сайлау эшен оештыру һәм башка бурычлар куйган.