Ил өстенә килгән кайгы авылыбызның һәр йортына керде. Бер- бер артлы һәр йорт әтиләрен, абыйларын, улларын, энеләрен сугышка озатты. Алар 302 кеше иде. Алар арасында 1 семьядан 3 әр улын озаткан, әтисе һәм улы киткән гаиләләр дә бар иде. Өч туган – Гатауллин Габдулла, Вәли, Шаһиәхмәт; Фәсхетдинов Тәүфикъ, Фәтих, Гайнетдин, Хәлиуллин Шәйхулла, Гарифулла, Гиниятулла; Шәрәфиев Хафиз, улы Назыйф; Сәләхетдинов Гыйльметдин, улы Нурислам илебез азатлыгы өчен үз тормышларын бирәләр.
Сугыш башланганда Баһаветдинов Зәйнетдин 13 яшендә була. Сугыш фаҗигалары, әтисен сугышка озату яшь пионерда турыдан – туры дошманнан үч алу тойгысы уята һәм ул сугышка китә, полк улы була. Сугыштан җиңеп, күкрәген орден, медальләр белән тутырып кайта.
Безнең мәктәптә укып, сугышка киткән 33 кешенең 16 сы батырларча һәлак була:
Орденлы батырларыбыз:
Алар сугыштан соң хуҗалыгыбызны торгызуда төрлесе- төрле урында эшләп, үзләрен хезмәт батырлары итеп тә күрсәттеләр.