Өрҗем өязе (рус. Уржумский уезд, чирм. Вӱрзым уезд) — Казан һәм Вятка губернасы эчендә административ-территориаль берәмлек.
Өяз үзәге — Өрҗем шәһәре.
Өрҗем өязе әле XVII гасырда бар булган. 1708 елда ул юкка чыгарыла һәм Казан губернасына кертелә. 1719 елда Казан губернаның Казан провинциясе составында Өрҗем дистрикты оештырыла; 1727 елда дистриклар юкка чыгарылалар, һәм Өрҗем дистрикты Өрҗем өязенә үзгәртеп корыла.
1780 елдан — Вятка калгайлыгы (1796 елдан — губерна) составында.
1928 елда Өрҗем өязе юкка чыгарыла, ә аның территориясендә Түбән Новгород краеның Нолинск округының Өрҗем районы оештырыла.
1913 елда 22 вулыска, 1926 елда 5 вулыска бүленгән.
Туган тел буенча состав (1897 елдагы җанисәбе буенча)