Чуенчы-Чупан — Башкортстанның Җылаер районында урнашкан ике татар авылының берсе. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 137 кешенең яшәве мәгълүм.[1]
Тарихи белешмә
Чуенчы-Чупан авылы 1901 елда барлыкка килгән. Аңа нигез салучылар ерактан кучеп килгәннәр.
Риваять буенча Чупанның олы бабалары Уфа губернасы Бәләбәй өязенә караган Чуенчы, Мәләш, Карамалы авылларында яшәгән крестьяннар булганнар. Аларны җирсезлек изгән, мал-туарны күпләп үрчетү мөмкинлеген дә кыскан.
Бабалары Башкортстанның көньягында яшәгән башкорт байлары кулында зур жир биләмәләре барлыгын ишетеп белгәннәр. Киңәш-табыш итеп, үзлере арасыннан ышанычлы кешелерне җир әзләргә җибәргәннәр. Исламморатов Хәерсанам, Әхмәдиев Габдерахман һәм Зариф бабайлар Сакмар, Иек буйларында зур бир биләмәләре тапканнар, тик хакына килешә алмыйча, ары китәргә мәҗбур булганнар. Азак килеп, Үрген, Саз авылларында яшәгән Чупан нәселеннән булган агалы-әнеле байларның таулы-урманлы җәйләү жирләренә тукталганнар. Җир хакын өлешләп түләү шарты белән килешеп, 1901 елның язында яңа хуҗалар гаиләләре белән күчеп килгәннәр.
Авылга исем табу мәшәкатьле эш булмаган. Җир сатучылар, үз исемнәрен тарихта калдыру өчен, яңа авылны Чупан дип атауны сораганнар. Ә яңа хуж,алар үзләре элек яшәп килгән авыл исемен мәңгеләштерергә теләгеннәр. Ике якның да мәнфәгатьләрен иске алып, авылга Чуенчы-Чупан исеме кушылган. Якын-тирә авылларда яшәуче башкортлар авылны Кара Төке дип те атыйлар.
Күченеп килгән татарлар урман уртасындагы зур булмаган калкулыкка туктап, куышлар корганнар, учаклар чыгарганнар. Салкын, озын кыш житкәнче, баш өстенә куыш корырга тотынганнар. Тире-яктагы агачларны кисеп, урманнан тазарткач, ачык урынга вак-вак кына дүрт почмаклы, кабык түбәле өйлер корып кергәннәр.
Беренче елда биреде 15-20 гаиле генә яшәсә, тора-бара авыл нык үсеп киткән. Шул ук Дәүләкән ягындагы Мәләш, Карамалы авылларыннан татарлар куплеп кучеп килгәннәр, hәp авылдан кучеп килучелер узләренә бер урам ясап утырганнар һәм аларга үз туган төякләренең исемнәрен кушканнар. Шулай итеп авылда Мәләш, Карамалы, Аеркул, Акман урамнары барлыкка килгән.[2]
Демография
Халык саны динамикасы:
Танылган шәхесләр
Россия фәннәр академиясе академигы Хәмит Гыйззәтуллин (1932).
Мәгариф
Чуенчы-Чупан урта төп (9-еллык) мәктәбе — районда бердәнбер татарча укыта торган.
Искәрмәләр
Сылтамалар