Толедо (исп. Toledo) — Испаниянең Кастилья-Ла-Манча автономияле төбәгендә урнашкан шәһәр.
Шәһәр илнең үзәк өлешендә, салкын ярымкоры климат зонасында (BSk)[12], Мадридтан 71 км көньяк-көнбатышка урнашкан.
Толедо карпетан кабиләсенең үзәк шәһәре булган; БЭК 193 елда ул римлылылар тарафыннан басып алына. VI гасыр урталарыннан Визиготлар кыйраллыгы башкаласы. VIII гасырдан гарәпләр хакимлеге астында. 1085 елда VI Альфонсо тарафыннан басып алынып Кастилия-Леон кыйраллыгы башкаласына әйләнә. 1479-1561 елларда берләшкән Испания башкаласы.
1986 елда Толедоның тарихи үзәге ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелә.[13]