Таңсылу Карамыш (псевдоним, чын исеме Таңсылу Фаяз кызы Мәхмүтова, баш. Таңһылыу Ҡарамыш,Таңһылыу Фаяз ҡыҙы Мәхмүтова) – язучы. БР атказанган мәдәният хезмәткәре (2001).
Тәрҗемәи хәле
1948 елның 3 мартында Бөрҗән районы Байназар авылында туган. XX гасыр башы күренекле җәмәгать эшлеклеләре бертуган Карамышевлар нәселеннән.[1] Уфада 1- санлы интернат-мәктәпне, дәүләт университетын (1971), фирка өлкә комитеты каршындагы кадрларны камилләштерү курсларын (1984) тәмамлый.
1971-1998 елларда республика матбугатында: «Башҡортостан ҡыҙы» (1971), «Ағиҙел» (1982-1989), «Шоңҡар» (1994-1997, баш мөхәррир) журналларында, «Башҡортостан пионеры», «Ленинсы» газеталарында эшли. Уфада тарих, тел һәм әдәбият институтында (1972-1977), Зәйнәп Биишева исемендәге китап нәшриятында (1992-1994), радиотелекомитетта (1998-2003) хезмәт итә. Шәхси эшмәкәр була.[2] «Урал» милли үзәге җаваплы сәркатибе.[3]
Иҗаты
Беренче китабы – «Чакыр мине» (1981). «Яшьтәшләрем» (1988), «Кочагыңа ал, тормыш» (1985), «Гөлләмә» (1993), «Күңел догалары», «Мәңгелек сәяхәт» шигырь җыентыклары авторы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1984)
Әдәбият
Р. Бикбаев, А. Юлдашбаев. «Антология поэзии Башкортостана». Уфа, 2007.(рус.)
Чыганаклар
Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988 (башк.)
Сылтамалар
Искәрмәләр