Овощ года[d] (2013 — 2014)
Суган (лат. Allium) - Әспеләр тәртибе, Амариллисчалар семьялыгы, суганчалар ассемьялыгына керүче икееллык, яисә күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы.
The Plant List мәгълүматына килгәндә, Төньяк ярымшарда табигый шартларда үсүче 900 төре билгеле. Кырлар, болын, урман, далаларда үсәләр. [10] Ыругның систематикасына Эдуард Регель зур кертем ясый. Ул моңарчы тасвирланмаган 250дән артык төрне үз эченә алган ике монография чыгара (1875, 1887). [11].
Карл Линней биргән фәнни атамасы — лат. allium — сарымсакның латыйн атамасыннан килеп чыккан, ә ул, үз чиратында, Кельт телләрендәге all — «кыздыручы»[12] сүзеннән, яисә лат. halare — «хуш исле» сүзеннән килеп чыккан.
Хәзерге төрки телләрдә атамасы: к.-балк. сохан, кумык., төрек, әзерб., төркм., уйг. соган, кырг. согон, башк. һуган. Кайбер төрки телләрдә (үзб., казакъ., ккалп.) «пияз» иранизмы кулланыла.
Истәлекләрдә coyun, sogan, sojfan атамалары телгә алына. Э.В. Севортян согун //соган сүзен билгесез нигездән -ган аффиксы ялгау белән килеп чыккан, дип саный. Суганның килеп чыгышы Кытайдан булганга күрә, М. Рясянен, Г. Рамстедт атама кытайча ts'ung (суган) сүзеннән килеп чыга дип фаразлыйлар. Л.В. Дмитриева фикеренчә, сүз монгол телләреннән «сонгино» рәвешендә керә, ә монголларның -гина аффиксы төрки телләргә фонетик яктан якынрак булган -ган белән алмашына. [13].
Русча атамасы алман. Lauch,исл. laukr (һинд аурупа телләреннән *leug «бөгү, сыгылу»), бор. грек. leukos «ак» (һинд европа телендәге *leuk-/louk- «яктыртырга») сүзләреннән килеп чыккан булуы мөмкин.[14].
Күпъеллык (культуралы төрләре икееллык та була), суганчалы яки зур үсеш алмаган суганчалы үләнчел үсемлекләр. Кайберләренә кискен ис һәм тәм хас.
Бу ыруг әһелләренең кызыл, ак яки шәмәхә кабык белән капланган зур шарсыман суганчалары бар. Суганча үзе - сусыл һәм коры яфраклардан торучы үзгәргән бәбәк. Үсемлекнең файдалы һәм туклыклы матдәләрне туплау әгъзасы. Яфраклары тар, озын, биеклеккә 1 м га җитәләр, эчләре куш була ала.
Чәчәкләре вак, озын чәчәк аякларында урнашканнар, чатырсыман формада оешканнар. Башта әлеге чатыр диаметры 40 см га җитә алырлык шарсыман чехол эчендә була. Таҗы 6 таҗ яыракчыгыннан тора, алар бер-берсенә күпмедер дәрәҗәдә тоташ. Чәчәк атканнан соң гадәттә коелмыйлар. Серкәлекләре тоташ, 6 данә. Өч оялы җимшәне бар. Июнь-август айларында чәчәк ата.
Орлыклары түгәрәк яки почмаклырак. Август-сентябрьда орлык өлгертә.
Суганда безнең организм өчен кирәк булган микроэле ментлар һәм туклыклы матдәләр бик күп. Яшел суган хатын-кызларга бик файдалы, чөнки анда цинк бар. Әгәр рационда суган аз булса, репродуктив функция белән проблемалар килеп чыга, тырнак, чәчләр үсүе начарлана өстәвенә алар тоныкланып китә. Яшел суганны бигрәк тә яз көннәрендә куллану яхшы нәтиҗә бирә, чөнки бу периодта күп кешеләр витамин җит мәүдән интегә. Ул организмның иммун системасын сакларга ярдәм итә, сулыш юллары авырулары барлыкка килү (ОРВИ, бронхит, грипп, салкын тию) куркынычын киметә. Аз дозада кулланганда, суган ашкайнатуны нормальләштерә, азканлылыктан интегүчеләргә файдалы, аны йөрәк-кан тамырлары системасында тоткарлык булган кешеләргә ашарга киңәш ителә. Яшел суган кан басымын да нормальләштерергә булыша, теш һәм уртны ныгыта, чөнки анда кальций һәм С витамины бик күп. Ул ашказаны согы бүленүен көчәйтә, аппетитны яхшырта. Тик ул ашказанының лайлалы тышчасын ярсытырга мөмкин. Шуңа күрә хроник гастрит, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте булган кешеләргә аны күп ашарга киңәш ителми.
Башлы суган. Составында С, В1, В2, В6, РР витаминнары, калий, кальций, тимер, алма һәм лимон кислотасы, эфир мае бар.
Нәрсәне дәвалый? Ризыкка салынган яшь суган фитонцидлары тамак төбендәге лайлалы тышчага тупланган вирусларны (мәсәлән, грипп вируслары) һәм микробларны үтерә. Йөткергәндә, суган согына бал кушып эчү : яки сөттә пешкән 2 баш суганны сөте белән ашап-эчү файдалы. Чәч коелса, суганнан уып ясалган ботканы чәч тамырларына сөртергә кирәк. Аңкау авырулары вакытында суга 10:1 нисбәтендә кушылган суган согы белән авыз куышлыгын чайкыйлар. Җәрәхәт-яраларны дәвалаганда, яңа суган Г согы эренле һәм озак төзәлми торган яраларны савыктырырга ярдәм итә.
Суган исеннән котылу өчен, яшел чәй яфраклары, петрушка тамыры, цитрус җимешләре цедрасын чәйнәргә яки бер стакан кайнаган сөт эчәргә була.
Башлы суганны ашказаны җәрәхәте, ашказаны асты бизе, бөер ялкынсыну авырулары булган кешеләргә ашарга киңәш ителми.