Share to: share facebook share twitter share wa share telegram print page

Рунет

Руне́т («ru» — Россия, рус теле яйсә домен исеме коды + «net» — челтәр) — Интернет челтәренең бер өлеше. Бер мәгънәле билгеләмәсе юк.

Төрле билгеләмәләр буенча, Рунет — ул:

  • Рус интернеты (рус телле һәм/яйсә Россиягә бәйле сайтлар)[1] (Интернетның барлык доменнарында да);
  • рф, su, ru, am, az, by, ge, kg, kz, md, ua, укр, uz доменнарында урнашкан серверлар[2];
  • Интернетның Россия өлеше[3] (бу билгеләмәне Россия рәсми органнары куллана [4][5][6]);
  • .ru доменында Интернет.

Охшаш принцип буенча элеккеге СССР илләренә караган кайбер башка «интернет сегментларын» да атый башладылар. Мәсәлән, «казах Интернеты» на «Казнет», белорус теленә — «Байнет», Украин теленә — «Уанет», үзбәк теленә «Узнет» һ.б. исемнәр беркетелгән. бу өлкәләр гадәттә Рунетка «өлешчә» кертәләр, чөнки анда Рус теле таралган. Татнетка да (ягъни Интернетның татар өлешенә дә) шул ук хәл, ул Рунетка "өлешчә генә" керә. РФ эчендә ресурсларның «Чӑваштет» һәм «Тонет»[7] кебек башка локаль берләшмәләре дә үз атамаларына ия булырга мөмкин.

Рунет үлчәме

Федераль округ яисә шәһәр Интернет кулланучылар саны Кереш
Үзәк федераль округ (Мәскәүсез) 7,4 млн 33 %
Мәскәү 5,8 млн 64 %
Көньяк федераль округ и Төньяк Кавказ федераль округы 5,5 млн 30 %
Төньяк-Көнбатыш федераль округ 5,7 млн 51 %
Ерак Көнчыгыш федераль округы 1,7 млн 33 %
Себер федераль округы 5 млн 30 %
Урал федераль округы 3,7 млн 38 %
Идел буе федераль округы 8,6 млн 35 %

Әгәр интернет аудиториясен чагыштырсак, 2009 елда Россиянең өч шәһәрендә 50% кеше интернет белән куллана - алар Мәскәү (көн саен 5 816 000 кеше), Санкт-Петербург (2 244 000) һәм Екатеринбург (657 000). Казанда көн аудиториясе 428 000 кеше

Моны да карагыз

Искәрмәләр

  1. Интернетско-русский разговорник, archived from the original on 2013-05-10, retrieved 2021-08-11 
  2. Яндекста билгеләмәсендә 2005 елның 6 ноябрь көнендә архивланган.: «Робот Yandex.Ru автоматически считает сервера в доменах su, ru, am, az, by, ge, kg, kz, md, ua, uz принадлежащими Рунету».
  3. Рунет. — Естественные науки — Яндекс. Словари(үле сылтама)
  4. Минкомсвязь РФ
  5. Премия Рунета (Федеральное агентство по печати и массовым коммуникациям), archived from the original on 2018-04-27, retrieved 2012-11-08 
  6. Рунету — 10 лет (Федеральное Агентство по печати и массовым коммуникациям), archived from the original on 2012-06-05, retrieved 2012-11-08 
  7. https://habr.com/ru/companies/onlinepatent/articles/789810/
Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya