Покрау (русча покров - покровительствовать, ягъни яклау сүзеннән) — Христиан дине буенча, христианнарны Изге Марьям үзенең бөркәве белән каплап, зур бәладән, кыеннан коткарган хөрмәткә үткәрелүче христиан бәйрәме. Бәйрәм көне — 1 октябрь (юлиан календаре буенча) яки 14 октябрь (яңа стиль буенча).
Халык гореф-гадәтләре буенча бу көн көз белән кышның очрашуын, кичке утырышлар һәм көзге туй сезоны башлануны билгеләп үтә. Халык этимологиясе бәйрәмнең исемен, кышкы салкыннарның якынлыгын күрсәтеп, җирне «каплаган» беренче кар белән бәйли. Якынча шушы көннән башлап Россиянең көньягында һәм Украинада йортларны җылыта башлыйлар, барлык кыр һәм бакча эшләрен төгәллиләр[1].
Хәзер инде бәйрәмнең дини эчтәлеге югалып, ул көзге кыр эшләре төгәлләнгән, көтү кергән көн буларак билгеләп үтелә.
рус. Первое зазимье[2], Засидки, День Романа Сладкопевца, Праздник урожая, Покровá Богородицы, Покровá, Покров-Батюшка, Покровенье; белор. Трэцяя Прачыстая, Пакровы, укр. Покрова, День зустрічі зими; серб. Покровица; пол. Św. Pokrowy[3].
Покрау Рус православие чиркәве тарафыннан Инстанбулда Влахерн чиркәвендә Изге Андрей Юродива истәлегенә бәйрәм ителә.
Русьтә Покрау бәйрәмен элек-электән кыш башлану белән бәйлиләр һәм аңа «җир кар белән каплана, салкын киенә», «төшкә кадәр көз, ә төштән соң кыш-кыш» дигән әйтемнәр багышлыйлар. Нәкъ менә бу көнне крестьяннар өй мүкли башлыйлар, чөнки халык сүзләренә ошансак, Покрау — кар һәм салкын кыш вәгъдәчесе. Покрау көне кыр эшләрен тулысынча тәмамлау һәм кышка җитди әзерлек белән туры килә.
Крестьян көнкүрешендә «покрау» сүзе чиркәү риваятеннән аерылып тора һәм хатын-кыз кияүгә чыкканнан соң башын каплау йоласы белән бәйле рәвештә кабул ителә башлый. Мөгаен, «покрау» сүзенең көнкүреш аңлатмасы никахлашу вакытының шушы көннән башлануы белән бәйле булгандыр.
Тизрәк кияүгә чыгарга теләгән кызлар бу көнне иртән чиркәүгә барып шәм куялар. Бәйрәм алдыннан кызлар тузган кием-салым, карт-карчыкның кәчтүмнәрен кигәннәр, ә бәйрәмгә «яхшы итеп» киенеп, туганнарына кунакка йөргәннәр. Покрауда кызларны тавык йомыркасы белән бүләкләгәннәр[4].
Покрау алдыннан яшь авыл хатын-кызлары иске салам түшәкләрен яндырганнар. Карчыклар шул ук вакытта җәй эчендә искергән чабаталарны яндырганнар.