Плутоний (лат. Plutonium, Pu) — Менделеевның периодик таблицасының 7 период элементы. Тәртип номеры - 94. Бик нык агулы авыр радиоактив металл, көмеш ак төстә[1]. Периодик таблицада актиноидлар гаиләсендә урнашкан.
Плутоний элементының символы — Pu (Плутоний дип укыла).
Бу элемент өчен башка элементлардан структур һәм башка физик-химик үзенчәлекләре нык аерылып торуы хас[1]. Плутонийның төрле температура һәм басым диапазонында җиде аллотроп модификациясе бар[2]: α, β, γ, δ, δ', ζ һәм ε.
Тотрыклы изотопларга ия түгел.
Плутоний 1940 елда Гленн Сиборг тарафыннан ачыла. Берклида Калифорния Университеты хезмәткәрләре төркеменең плутонийны ачуы 60 дюймлы циклотрон ярдәмендә башкарыла.
Сәнәгать күләмендә җитештерелә башлаган беренче ясалма химик элемент[3] АкШ һәм алга таба СССР аны тәүгеләр булып җитештерә башлый. Плутонийны табигый изотоп уран U238 элементыннан алалар. Дөньяда төрле формада сакланган плутонийның гомуми саны 2003 елда 1239 т бәяләмәсе бирелгән булган[4].
Ул атом-төш коралы («корал плутоние» дип атала), гражданлык һәм тикшеренү атом реакторлары өчен ягулык һәм космик кораблар өчен энергия чыганагы җитештерүдә киң кулланыла[5]. 1945 елда Америка Кушма Штатлары-нда төзелгән һәм тикшерелгән дөньядагы беренче атом-төш бомбасында плутоний заряды кулланыла. 1949 елда СССР-да беренче сыналган бомба да шул ук типтагы була[6]
94-енче химик элементның исемен Артур Валь һәм Гленн Сиборг биргән. 1948 елда Эдвин Макмиллан ураннан соң табылган 93-енче химик элементны нептуний дип атарга тәкъдим итә, чөнки Нептун планетасы Ураннан соң беренче тора. Ә икенче булып Уран артында Плутон урнашкан, шулай итеп плутоний атамасы килеп чыга.