Артур Невилл Чемберлен (ингл. Arthur Neville Chamberlain 1869 елның 18 марты Эджбастон, Бирмингем — 1940 елның 9 ноябрь, Рекфилд яныдагы Хекфилд) — Бөекбританиянең дәүләт эшлеклесе, Консерватив фирка, Тори фиркасе җитәкчесе.
1937-1940 елларда Бөекбританиянең 60 нчы премьер-министры. 1938 елда Адольф Гитлер, Бенито Муссолини һәм Эдуар Даладьебелән Мюнхен килешүенә кул куя. Лондонга кайткач, аэродромда ул «Мин сезгә тынычлык китердем», — дип әйтә. Ләкин бер елдан соң агрессорны тынычландыру сәясәте файдасыз булуы ачыклана: Икенче бөтендөнья сугышы башлана. 1940 елның 10 маенда нык авырган Чемберлен вазифасын Гитлер белән компромиссыз сугыш алып бару сәясәте тарафдары Уинстон Черчилльгә тапшыра. Шул ук елны экс-премьер-министр вафат була.
Фотосурәтләр
Шулай ук карагыз
- ↑ 1,0 1,1 Find A Grave — 1996.
- ↑ 2,0 2,1 Oxford Dictionary of National Biography / C. Matthew — Oxford: OUP, 2004.
- ↑ 3,00 3,01 3,02 3,03 3,04 3,05 3,06 3,07 3,08 3,09 Kindred Britain
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 Lundy D. R. The Peerage