Гарольд Макмиллан (ингл. Harold Macmillan) — британ сәясәтчесе, консерватор, Бөекбританиянең 65 нче премьер-министры (1957—1963). Macmillan Publishers нәшрияты хуҗасы булган.
Оксфорд университетында белем ала. 1924 елда парламентка сайлана. 1945 елда Авиация министры, 1954—1955 елларда Саклану министры, 1955 елда Тышкы эшләр министры, 1955—1957 елларда казначей вазифаларын үти. Энтони Иден вазифасыннан киткәннән соң, Консерваторлар фиркасе җитәкчелеге булып сайлана һәм автоматик рәвештә Елизавета II тарафыннан премьер-министр урынына билгеләнә.
Аның премьерлык чорында Бөекбритания көчле икътисади үсеш кичерә. Атом коралы сынауларын чикләү буенча эш алып бара.
Аңа рак диагнозы куелгач, мөддәт вакыты чыкканга кадәр эшеннән китә. Диагноз ялгыш була, ул тагын 23 ел яши.
- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 1,7 1,8 Kindred Britain
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Lundy D. R. The Peerage