Мелани Гриффит , Мелани Ричардс Гриффит (ингл. Melanie Richards Griffith , 1957 елның 9 августы , АКШ , Нью-Йорк штаты , Нью-Йорк ) — АКШ кино актрисасы. «Алтын глобус» премиясе лауреаты (1989 ).
Тәрҗемәи хәле
Беренче ире Дон Җонсон белән. 1990
Дүртенче ире Антонио Бандерас белән. 2010
1957 елның 9 августында АКШның Нью-Йорк штаты Нью-Йорк шәһәрендә туган. Әнисе — актриса Типпи Һидрен, әтисе — Питер Гриффит (Меланига 4 яшь чагында аерылышалар ). Беренче тапкыр реклама ролигында төшкәндә, аңа нибры 9 ай була. Һолливудта һөнәри мәктәпне (Hollywood Conservatory of Music and Arts ) тәмамлаган.
Берничә кечкенә рольдә уйнагач, 1975 елда АКШ режиссеры Артур Пенн (1922 —2010 ) куйган «Night Moves » (тат. Төнге юллар , 1975 ) фильмында Делли Грастнер (ингл. Delly Grastner ) ролендә төшә[ 1] . Наркотиклар куллануы сәбәпле, актерлык карьерасы 10 елга өзелеп тора. АКШ кинорежиссеры Брайан Де Пальма куйган «Body Double » (тат. Ялган тән , 1984 ) фильмында Һолли Боди (ингл. Holly Body ) роле белән кино сәнгатенә кире кайта. АКШ кинорежиссеры Җонатан Демми (1944 —2017 ) куйган «Something Wild» (тат. Кыргый нәрсә , 1986 ) картинасында Одри Һанкел / Лулу ролендә (ингл. Audrey Hankel, aka Lulu ) уйный. АКШ режиссеры Майк Николс (1931 —2014 ) куйган «Working Girl » (тат. Эшлекле хатын , 1988 ) фильмында уйнаган Тесс МакГилл роле өчен 1989 елның 28 гыйнварында «Иң яхшы комедия актрисасы » номинациясендә «Алтын глобус» премиясенә лаек була[ 2] , шулай ук «Оскар» премиясенә тәкъдим ителә.
Кинога төшү белән бергә, телевидение проектларында да катнаша. Мюзиклларда җырлый. «The New York Times » газетасында театр тәнкыйтьчесе буларак, үз колоннасын әзерли.
Фильмография
1975 — Төнге юллар / Night Moves / Делли Грастнер
1975 — Үлем бассейны / The Drowning Pool / Скайлер Деверекс
1975 — Елмаю / Smile / Карен / Лов
1977 — Бакча / Ha-Gan / Кыз
1977 — Бергә бер / One on One / Автостопчы хатын
1977 — Күңел ачу өчен бару / Joyride / Сюзи
1978 — Әти, мин болай эшләргә яратмыйм / Daddy, I Don’t Like It Like This / Кунакханә бүлмәсендәге кыз
1978 — Корыч ковбой / Steel Cowboy / Җонни
1981 — Ырлау / Roar / Мелани
1981 — Җир асты тузлары / Underground Aces / Люси
1981 — Йолдызлар ясаучы / The Star Maker / Дон Барнетт Янгблад
1981 — Хәзер ул армиядә / She’s in the Army Now / гаскәри Силви Ноулл
1981 — Алтын капка / Golden Gate / Карен
1984 — Курку шәһәре / Fear City / Лоретта
1984 — Ялган тән / Body Double / Һолли Боди
1985 — Альфред Һичкок тәкъдим итә / Alfred Hitchcock Presents / Кыз («Көньяктан килгән ир» сегменты)
1986 — Кыргый нәрсә / Something Wild / Одри Һанкел, шулай ук Лулу
1987 — Майами полициясе. Әхлак бүлеге / Miami vice / Кристин ван Марбург
1987 — Черри 2000 / Cherry 2000 / Эдит ‘Э.’ Джонсон
1988 — Милагро борчак басуында сугыш / The Milagro Beanfield War / Флосси Девайн
1988 — Яшенле дүшәмбе / Stormy Monday / Кейт
1988 — Эшлекле хатын / Working Girl / Тэсс Макгилл
1990 — Хатын-кызлар һәм ирләр: кулга төшерү тарихлары / Women and Men: Stories of Seduction / Һэдли
1990 — Көчле рухлылар / In the Spirit / Лурин
1990 — Тын океан биеклекләре / Pacific Heights / Патти Палмер
1990 — Мактану учагы / The Bonfire of the Vanities / Мария Раскин
1991 — Оҗмах / Paradise / Лили Рид
1992 — Караңгылык уртасында нур / Shining Through / Линда Восс
1992 — Безнең арада чит-ят / A Stranger Among Us / Эмили Иден
1993 — Бүген генә тумаган / Born Yesterday / Билли Дон
1994 — Вак акча / Milk Money / Ви
1994 — Җүләрләр юк / Nobody’s Fool / Тоби Роубак
1995 — Кыргый Көнбатыш кызлары / Buffalo Girls / Дора Дюфран
1995 — Вакыт-вакыт / Now and Then / Тина ‘Тини’ Терселл
1995 — Икәү — артык күп/ Two Much / Бетти Кернер
1996 — Малһолланд кыясы / Mulholland Falls / Катерин Һувер
1997 — Оҗмахта икенче көн / Another Day in Paradise / Сид
1997 — Лолита / Lolita / Шарлотта Һейз
1998 — Фетнә / Shadow of Doubt / Китт Деверекс
1998 — Атаклы шәхес / Celebrity / Николь Оливер
1999 — Алабама җүләре /Crazy in Alabama /Лусилл Винсон
1999 — 281 проекты / RKO 281 / Марион Дейвис
2000 — Акылсыз Сесил Б. / Cecil B. DeMented / Һони Уитлок
2000 — Юлдашлар (Лүлу, мәңгегә) / Forever Lulu / Лулу Макафи
2001 — Көллият / Tart / Дайан Милфорд
2003 — Без көн дип атаган төн / The Night We Called It a Day / Барбара Маркс
2003 — Җитез куллар/ Shade / Ева
2003 — Темп / Tempoм / Сара
2005 — Шәфкатьсез / Heartless / Миранда Уэллс
2010 — Сэмми маҗаралары / Sammy’s Adventures / тавыш яздыру
2012 — Сары / Yellow / Патси
2013 — Мине җүләр дип ата: 5 фильм / Call Me Crazy: A Five Film/ Бэтси
2014 — Автоматлар / Autómata / Др. Дюпре
Гаилә хәле
Беренче ире (1976 елның гыйнвар — июле ) — актер Дон Җонсон (1949).
Икенче ире (1981—1989 елларда ) — Куба чыгышлы актер Стивен Бауэр (Эстебан Эрнесто Эчеваррия, 1956). Уллары Александр Гриффит Бауэр (1985).
Өченче ире (1989—1995 елларда ) — актер Дон Җонсон (1949). Кызлары Дакота Җонсон (1989), актриса .
Дүртенче ире (1996—2015 елларда ) — актер Антонио Бандерас (1960). Кызлары Стелла дель Кармен Бандерас Гриффит (1996).
Әдәбият
Август аенда кабынган йолдызлар. Мелани Гриффит. «Сөембикә» , 2017 ел, август, 63нче бит. ISSN 0869-1398
Сылтамалар
Искәрмәләр