Мезоли́т (грек.μέσος — урта һәм грек.λίθος — таш) яки урта таш дәвере — палеолит һәм неолит арасында булган тарихи дәвер. Безнең эрага кадәр VIII-V меңенче елларга туры килә. Әлеге дәвер климат үзгәрү нәтиҗәсендә уңай табигать шартлары туу белән характерлана: кешеләргә яңа җирләргә күченү мөмкинлеге туа.
Хәзерге Татарстан җирендә дә мезолит дәверенә караган берничә торак пункты табылган. Кабы-Копры, Усть-Кама, Сюкеево, Татар Әҗибәе торак урыннарында археологлар күп кораллар тапканнар.