Мар Байҗиев, Мар Ташим улы Байҗиев (кырг. Мар Байжиев, 1935 елның23 марты, СССР, РСФСР, Кыргыз АССР, Җәләл-Абад ― 2021 елның29 октябре, Кыргызстан, Бишкәк) ― язучы, драматург, публицист, кино һәм театр режиссеры, журналист, әдәбият белгече, тәрҗемәче. СССР Кинематографистлар (1961 елдан), Язучылар (1966 елдан) берлекләре әгъзасы. Кыргызстан кино академиясе академигы, Бишкәк сәнгать институты профессоры. Кыргыз һәм рус телләрендә яза[1]
Тәрҗемәи хәле
1935 елның 23 мартында РСФСР составындагы Кыргыз АССРныңҖәлал-Абад шәһәрендә туган. Әтисе ― Кыргыз дәүләт педагогика институты укытучысы һәм язучы, сәяси золым корбаны Ташим Искак улы Байҗиев (1909—1952).
1954 елда Фрунзеда урта мәктәп, 1960 елда Кыргыз дәүләт педагогика институтының ((1993 елдан Кыргыз милли университеты, 2002 елдан Йосыф Баласагунлы исемендәге Кыргыз милли университеты, ky) филология факультетының рус теле һәм әдәбияты бүлеген, 1962 елда Мәскәүдә Сценарий язучыларның югары курсларында (2019 елдан Георгий Данелия исемендәге Сценаристлар һәм режиссерларның югары курслары, ru) Михаил Юрьевич Блейманның (1904―1973) сценарий остаханәсен тәмамлаган.
«Манас» кыргыз эпосын өйрәнүгә һәм пропагандалауга зур өлеш кертә: ул – «Манас» турында беренче документаль фильм авторы (1961 ел, режиссер Л. Турусбекова), КР Милли китапханәсендә «Манас» эпосына, кече кыргыз эпосларына багышланган картиналар галереялары оештыра, репрессияләнгән манас белгечләре Е. Д. Поливанов, Т. П. Байҗиев һәм З. Бектенов исемендәге премияләрне гамәлгә куя, рус һәм инглиз телләрендә «Манас» эпосының өч томлыгын чыгара, «Манас» эпосын өйрәнү фәненең катлаулы юлын сурәтли, кыргыз эпосына, аның шигъриятенә, музыкасына һәм фәлсәфи мәгънәсенә үзенең фәнни бәясен бирә.
2008 елда «Манас» эпос―трилогиясенең беренче кисәген Сагымбай Орозбаков, Саякбай Каралаев, Багыш Сазанов, Шаабай Азизов кебек эпос әйтүчеләр вариантлары буенча кыргыз теленнән рус теленә сәнгати тәрҗемә итә[4].
Тәрҗемә
М. Байҗиев К. Җантүшев, Тоголок Молдо һәм башка авторларның әсәрләрен рус теленә, Дм. Фурманов әсәрләрен, А. П. Чехов, Ж. Кокто пьесаларын кыргызчага тәрҗемә итә, кыргыз сәхнәсендә В. Шекспирның «Антоний һәм Клеопатра» трагедиясен үз тәрҗемәсендә куя. Аның «Елмаю» хикәясен татарчагаЯхъя Халитов тәрҗемә иткән (1972).