Лагос (ингл. Lagos, йоруба Èkó) — Нигериянең көньяк-көнбатышындагы порт шәһәр, илнең иң зур шәһәре. 7 миллионнан артык кешегә ия (метрополиядә 12 800 000) булып Лагос Африкадагы иң зур икенче кала (Каирдан соң) дип исәпләнә.
Йоруба, авори халыкларының торлагы булган вакытта Лагосны Эко дип атаганнар, бу сүз «ферма» яки «лагерь» дигәнне аңлата.
1472 елда португаль диңгезчесе Руй де Секейра (Rui de Sequeira) килеп утыра һәм бу өлкәне Лагос дип атый, бу «күл» дигәнне аңлата.
1704-1851 елларда Лагос коллар сату үзеге була.
1841 елда Оба Акитое тәхеткә килгәч, коллар белән сату итүне тыя. Коллар белән сату итүчеләр бунт күтәрәләр һәм корольне бәреп төшерәләр, тәхеткә энесе Оба Касоконы утырталар.
Куылган Оба Акитоега инглизләр кире властька әйләнеп кайтырга ярдәм итәләр. Ул 1851 елда тәхеткә утыра һәм коллар белән сату итүне тыя.
1861 елда Лагос Британия колониясе буларак аннексияләнә. 1914 елда протекторат башкаласы дип игълан ителә.
(карагыз: en:Oba of Lagos)
Кала Атлантик океанның Бенин култыгында утрауларда урнашкан.
Лагос климаты — субэкваториаль. Марттан июльгә кадәр яңгырлар еш күзәтелә, аннары — августта кыска вакытлы коры сезон, сентябрьдән октябрь аена кадәр кыска яңгырлар, ноябрьнең икенче яртысыннан март аена кадәр коры сезон (явым-төшемнәр сирәгрәк күзәтелә).