Бурса (1329—1361), Диметока (1361—1363) Әдирнә (1363—1453), Истанбул (1453—1922)
Конституцион монархия:
Госман Империясе, рәсми исеме Югары Госман Дәүләте (госм. دولت عالیه عثمانیه — Devlet-i Âliyye-i Osmâniyye) - күпмилләтле, госман солтаннары идарәсе астындагы куәтле дәүләт-империя. 1299 елдан 1922 елга кадәр яшәгән.
Бөтендөнья мәйданына чыгуы Константинополь каласын яулау белән башлана дип әйтергә була. Соңыннан бу шәһәргә Истамбул исеме бирелә һәм ул империянең башкаласына әверелә. Иң зур куәткә ирешкән чакта дәүләтнең биләмәләре Европа, Азия һәм Африканың шактый өлешен били. Хәрби, икътисади һәм сәяси куәте ягыннан күп кенә алдынгы Европа илләрен артта калдырган.
Кырым ханлыгын 1783 елда рус дәүләтенә көчләп кушуның сәбәбе Кырымның хәрби көчсезлегенә түгел, ә Россия империясе белән Төркия арасындагы сугышына бәйләнгән. Шул сугыш нәтиҗәсендә ханлык рус йогынтысына астына кертелде. Кечек-Кайнарҗа солыхы буенча Кырым Россия империясенә кушылырга тиеш булмады, ләкин рус гаскәрләре 1783 елда, аннексия үткәреп, аның территориясенә искәртмәсез керәләр.
1791 елда Ясск солыхы буенча Госман империясе Кырымның Россия империясенә ия булуын хөрмәтләгәннәр. 29 декабрьнә – Кырым Россия империясенә керә.