Гвинея култыгы (ингл. Gulf of Guinea, фр. golfe de Guinée, исп. Golfo de Guinea, порт. Golfo da Guiné) — Атлантик океанының Экваториаль Африка ярларын юучы култык. Төньякта Пальмас (Либерия) вә көньякта Лопес (Габон) борыннары арасында.
Мәйданы 753 мең км². Иң тирән урыны — 5207 м. Кырый төньяк-көнчыгышта Гвинея култыгы Биафра һәм Бенинг култыкларына бүленә. Утраулар күп (Биоко, Сан-Томе, Принсипи һ.б.). Суның тозлылгы 34 — 35‰, еллык температурасы 25 — 27°С. Су күтәрелеше ярымтәүлекле (2,7 метргача). Гвинея култыгына Конго, Нигер, Вольта, Огове һ.б. елгалар коя.
Төп портлар — Ломе, Лагос, Аккра, Либревиль һ.б.