Гавриил Державин, Гавриил (Гаврила) Роман улы Державин (рус. Гавриил Романович Держа́вин, (1743 елның 3 (14) июле, РИ, Казан губернасы, Лаеш өязе, Сокуры ― 1816 елның 8 (20) июле, Новгород губернасы, Новгород өязе, Званка утары) — шагыйрь, сенатор, Россия империясе юстиция министры (1802―1803).
Тәрҗемәи хәле
1743 елның 3 (14) июлендә Казан губернасы Лаеш өязе (хәзерге Лаеш районы) Сокуры авылында туган. XV гасырда Мәскәү кенәзе Василий IIгә хезмәткә күчкән Олы Урда татар морзасы Бәһрамнан килүче асылзат Державиннар Казан губернасында Мишә буенда җир биләмәләренә хуҗа булган [4].
Г. Р. Державин Казанда 1763, 1774-1775, 1778 елларда була. Соңгы тапкыр — әнисе вафат булгач.
1758-1861 Казанда Беренче ир балалар гимназиясендә укый.
Болгарга археологик экспедициягә бара.
Чабаксар шәһәренең планын төзүдә катнаша.
Яхшы укыганы өчен кондуктор дәрәҗәсе ала.
Хезмәт юлы
Гаиләсе
- I хатыны (1778-1794) — Екатерина Яков кызы Бастидон.
- II хатыны — Дарья Алексей кызы Дьякова.
Иҗаты
Әсәрләрендә Казан мотивлары чагылыш таба. Шигырьләрендә Екатерина IIгә, гаскәр башлыкларына мәдхия җырлый, тәкәббер түрәләрне, патша сарае даирәсенең әхлаксызлыгын фаш итә.
- 1779 «Кенәз Мещерский үлеменә мәрсия» (Ода на смерть князя Мещерского)
- 1782 «Фелица»
- 1784 «Ходай» (Бог)
- 1789 «Морза хыялы» (Видение Мурзы, 1791 елда басылган)
- 1791-1794 «Шарлавык» (Водопад, 1798 елда басылган)
- 1779 «Императрицаның Казанга килүе уңае белән» (На шествие императрицы в Казань)
- 1779 «Казанда императрицага күрсәтелгән маскарад уңаеннан» (На маскарад, бывший перед императрицей в Казани)
- 1811-1813 «Язмалар» (Записки, 1859 елда басылган)
- 1814 «Явыз Иван, яки Казанны буйсындыру» (Грозный, или Покорение Казани) опера либреттосы.
Өземтәләр
|
Афина кебек үк, минем туган шәһәрем Казан үзенең иң яхшы тел-әдәбият укуханәләре белән дан казаныр
|
|
|
... Ул даһиның фикер йөртүе дә татарча иде А.С. Пушкин
|
|
|
Их, бу алтын вакытның Казанда тәгәрәве!
И минем тәүге көннәремнең бишеге!
Минем пакьлегемнең һәм яшьлегемнең мәркәзе!
Кабат синең таң яктысын күргәндә,
Мин һаман да казанлы булырмынмы?
Миңа мирастан күчкән көтүләремне,
Карт Чулман имәннәрен кайчан күрермен икән?
Кайчан Идел буйлап авыллар арасыннан җилкән кебек очып барырмын
Һәм әти-әни каберен кочып җылармын?
И арфа, җырла миңа гел Казан турында!
Анда Павел пәйда булгандай җырла!
Туган як турындагы яхшы хәбәр безгә бик кадерле:
Туган якның төтене дә безгә татлы һәм хуш исле.
|
|
Әсәрләре
- Сочинения, с объяснительными примечаниями Я.К. Грота. В 9 т. СПб., 1864-1883.
- Стихотворения. М., 1963.
Хәтер
Чыганаклар
- Татар энциклопедиясе. Казан, 2010.
Әдәбият
- Сочинения Державина. Китапта: Белинский В.Г. Полное собрание сочинений. Т. 6. М.,1955.
- Г. Державин. История и современность. Казан, 1993.
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 Тасвирый сәнгать әрхибе — 2003.
- ↑ 2,0 2,1 Большая российская энциклопедия — Москва: Большая российская энциклопедия, 2004.
- ↑ 3,0 3,1 Исаев Ю. Н. Чувашская энциклопедия — Чувашское книжное издательство, 2006. — 2567 бит — ISBN 978-5-7670-1471-2
- ↑ ЭСБЕ/Державины(рус.)
- ↑ В.И. Панаевка язган хатында
- ↑ Державин премиясе
- ↑ Литературные премии России
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2017-05-18, retrieved 2017-05-15
- ↑ Сокуровской школе присвоили имя Гавриила Державина. Татар-информ, 14.09.2018
Элгәре: ?
|
Россия империясе юстиция министры 1802—1803
|
Аннары: ?
|