Шушы чорда Габдрәшит Ибраһимов дөньяга сәяси күзлектән карый башлый, ул Россия империясендә яшәүче төрки-мөселманнарның хокуксызлыгын күрә, моннан чыгу юлларын эзли башлый. Шуңа күрә, Уфа Диния нәзәратында баш казый һәм мөфти вазыйфаларын башкарганда, ул мөселманнарның хокукларын яклап Петербургка, Россия эчке эшләр һәм мәгариф министрлыкларына хәтле барып җитә. Әмма Габдрәшит Ибраһимовның бу сәяси активлыгын патша хакимияте дә, аңа хезмәт итүче дин әһелләре дә кабул итми, нәтиҗәдә, акыл иясен кысырыклау, үз араларыннан этеп чыгару, эзәрлекләүләр башлана. Тормышына куркыныч янау сәбәпле, Габдрәшит Ибраһимов 1895 елда Россиядән китәргә мәҗбүр була, ул башта Төркиягә барып урнаша, аннан аның дөнья тирәли беренче сәяхәте башлана. Галәм тирәли өч елга сузылган бу сәяхәтендә Габдрәшит Ибраһимов Мисырда, Хиҗазда, Фәләстиндә, Италия, Австрия, Франция, Болгария, Сербиядә, Кавказда, Урта Азиядә, Төркестанда, Япониядә, һәм, әлбәттә, Төркиядә була. Бу сәяхәтнең төп максаты – дөнья халыклары, бигрәк тә, мөселман илләре белән танышу, аларга Россиядә бер хокуксыз яшәүче төрки-мөселманнар турында хәбәр җиткерү, татар бәйсезлеге һәм ислам берлеге өчен көрәштә юлдашлар табу, соңыннан болар хакында язып чыгу була.
Беренче әсәрләре
1895 елныИстанбулда Габдрәшит Ибраһимовның беренче мәҗмугалары дөнья күрә, алар – “Ливаул Хәмд” һәм “Чулпан йолдызы” китап-брошюралары. Беренчесендә ул Россиядә татарларны руслаштыру сәясәте алып барылуны фаш итә, милләттәшләрен Төркиягә һиҗрәт кылырга чакыра. Китап тиз арада бөтен Россия буйлап тарала һәм 1897 елгы Россиядә халык саны алуга нык комачау итә. Шушы китап сәбәпле, 19 гасыр ахырында һәм 20 гасыр башында 70 мең татар Россиядән Төркиягә күчеп китәләр. Бүген дә күпчелеге себер татарларыннан торган Бөгередәлек авылы халкы бирегә якташлары Габдрәшит Ибраһимов чакыруы буенча йөз ел элек Омски губернасыннан күчеп килгән булалар һәм хәзер дә биредә аны олылап, “Бабай” дип атап йөртәләр.
Габдрәшит Ибраһимовның 1895 елдаИстанбулда, соңрак Петербургта да басылып чыккан икенче китабы – “Чулпан йолдызы” брошюрасы Россия хакимиятен тагы да зур борчуга сала, чөнки ул биредә беренче тапкыр чын татар тарихын, татарлар арасында ислам дине таралу тарихын яза, русларның татарларга каршы гасырлар буе алып барган юк итү сәясәтен фаш итә, милләттәшләрен патша самодержавиясенә каршы көрәшкә өнди. Бу китап тиз арада Россиядә тыелган китаплар исемлегенә кертелә, әмма шуңа карамастан, ул бөтен төрки-мөселманнарның, бигрәк тә, татар шәкертләренең өстәл китабына әйләнә.
Эзәрлекләү һәм кысу никадәр зур булса да, Габдрәшит Ибраһимов Россиядә калган төрки-мөселманнар белән арасын өзеп бетерми, ул гына да түгел, вакыты-вакыты белән Петербургка кайтып, фикердәшләре белән анда милли һәм дини газета-журналлар чыгаруга ирешә. Габдрәшит Ибраһимовны, хакыйкый рәвештә, Россиядә беренче татар матбугатына нигез салучы, дияргә була. Чөнки 1900 елны ул Петербургта “Миръат” (”Көзге”) дип аталган журнал-әлманах чыгара башлый, аның 9 ел эчендә Петербургта – 16, Казанда 6 саны дөнья күрә. Бу мәҗмугасында Габдрәшит Ибраһимов мөселман-татарларның эчке дөньясына, аларда гыйлемгә мәхәббәт тәрбияләүгә, хатын-кызлар мәсьәләсенә, әхлакка зур игътибар бирә, мәгърифәтчелекне алгы планга чыгара. Шулай ук аның дөнья тирәли сәяхәте турында язмалары соңрак “Аләми Ислам” китабында дөнья күрә. 1900 елда Габдрәшит Ибраһимовның Мисырда, аноним рәвештә, “Россиядә мөселманнар яки татар кавеменең тарихы” дип аталган китабын бастыруы да билгеле.
Япония
Егерменче гасыр башында, ягъни, 1900-1903 елларда Габдрәшит Ибраһимовның берничә тапкыр Япониягә барып чыгуы да билгеле. Әйткәнебезчә, Габдрәшит Ибраһимов татарларның хокуклары өчен Россиягә каршы көрәштә юлдашлар эзли, аны шулай ук япон халкының исламга карата җылы мөнәсәбәте дә бирегә тарта. Әмма патша хакимияте дә йоклап ятмый, алар төрки-мөселманнарны яклап, Россиягә каршы пропаганда алып барган Габдрәшит Ибраһимовны эзенә басып эзәрлекли баралар һәм япон хөкүмәтеннән аны тотып бирүне таләп итәләр. Шушы басымга түзә алмыйча, япон хөкүмәте Габдрәшит Ибраһимовны илдән чыгарып җибәрергә мәҗбүр була, ул Төркиягә кайтып урнаша һәм Россия империясенә каршы эшчәнлеген дәвам итә. Нәтиҗәдә, Россия хөкүмәте Габдрәшит Ибраһимовны Төркиядән дә кудыруга ирешә, һәм ул чикне үтүгә, кулларына богау салып, 1904 елның август башында Әдис төрмәсенә утыртып куялар, әмма мөселманнарның таләпләренә түзә алмыйча, ике атнадан аны төрмәдән азат итәләр.
Габдрәшит Ибраһимов бу елларда Россия мөселманнары арасында бик зур сәяси, милли һәм дини эшчәнлек алып бара, берсеннән-берсе эчтәлекле газеталар чыгара. Әйтик, 1905 елны ул Петербургта атналык татарча “Өлфәт” газетасын чыгара башлый, аның 85 саны дөнья күрә, шуннан соң аны патша хакимияте яба. 1906 елны Габдрәшит Ибраһимов гарәп телендә “Әл-Термиз” газетасын чыгара, аның исә утыз саны дөнья күрә, монысын да патша хакимияте ябып куя, чөнки бу газеталарның икесендә дә мөселманнарны берләшергә, татарларны үз хокуклары өчен көрәшергә чакырулар була. Моннан соң да әле Габдрәшит Ибраһимов туктап калмый, казах байлары ярдәмендә, казах талибәләре өчен “Сиркә” (”Рәхбәр”) дип аталган газета чыгара, ул да ябылгач, 1907 елның апрелендә атналык әдәби-сәяси “Нәҗәт” (”Котылу”) дип аталган газета чыгара, әмма ул нибары бер генә сан чыгып кала, мөхәррирне кулга алырга, дигән әмер килә. Бу – Россиядә бар милли азчылыкка, бар яктылыкка, мәгърифәтчелеккә каршы кара реакция еллары башланган чор була...
Россиядә аз булса да демократия булып алган бу елларда Габдрәшит Ибраһимов үзенең “Автономия яки идарәи мөхтәрият” дип аталган хезмәтен, “Тәрҗемәи хәлем” һәм “Мең дә бер хәдис шәрхе” китапларын чыгарып өлгерә. Аның “Автономия яки идарәи мөхтәрият” дип аталган китабы 1905 елны Петербург шәһәрендә дөнья күрә, ул үз эченә авторның “Өлфәт” газетасында чыккан мәкаләләрен һәм яңа хезмәтләрен ала. Бу хезмәтендә Габдрәшит Ибраһимов, татар милли сәясәтчеләреннән беренче булып, Россиянең дәүләт төзелеше структурасына үзгәрешләр кертергә чакыра, ягъни, рус булмаган халыкларга, автономия рәвешендә булса да, үз дәүләти берәмлекләрен төзү кирәклеген әйтә. Ул заман өчен бу бик кыю һәм яңа фикер булып тора, соңыннан ул “Иттифак әл-мөслимин” партиясе программасында да чагылыш таба.
“Тәрҗемәи хәлем” китабы исә 1905-1907 еллар арасында дөнья күргән булырга тиеш, чөнки шуннан соң Габдрәшит Ибраһимовның типографиясе ябыла. Бу әсәр бик самими рухта язылган, анда җан тетрәткеч вакыйгалар, ятимлек газаплары тасвирланган, шулай ук кыскача Себер тарихы һәм авторның нәсел шәҗәрәсе дә бирелгән. Бу әсәр буенча тарихны гына түгел, вакыйгаларга мөнәсәбәте илә, Габдрәшит Ибраһимовның иманлы холык-фигылен дә яхшы өйрәнергә мөмкин. Әсәр камил әдәби татар телендә, бүген дә укылырлык һәм тәэсирле итеп язылган. Шунысы куанычлы, 2001 елда бу китап Казан шәһәрендә яңадан басылып чыкты һәм укучылар өчен зур бүләк булды.
Россиядән китүе
Шул ук чорда Петербургта басылып чыккан “Мең дә бер хәдис шәрхе” китабы төрек генералы Арифбәйнең шул исемдәге хезмәтенең тәрҗемәсе булып тора, әмма ул Габдрәшит Ибраһимовның заманга туры килерлек аңлатмалары белән баетылган була. Аларда Габдрәшит Ибраһимов дөньяда исламга карата нинди кысу барганлыгын, Россиядә яшәүче мөселман халыкларының хокуксызлыгын, көчләп чукындыру һәм руслаштыру сәясәтен фаш итә, халыкны җиһадка чакыра. Шунысын да әйтергә кирәк, бу китап патша хакимияте тарафыннан шунда ук тыелган хезмәтләр исемлегенә кертелә һәм Габдрәшит Ибраһимовны эзәрлекләүләр тагы да көчәя төшә. Китапка арест салына, Габдрәшит Ибраһимовны бер елга төрмәгә ябырга, дигән карар чыгарыла. Шулай итеп, милләт, дин дип йөреп сакалы агарган, инде ике тапкыр Россия төрмәләрендә утырып чыккан 50 яшьлек Габдрәшит Ибраһимовның баш очында тагы богау чыңнары яңгырый башлый. Һәм ул бу кара реакция елларында Россиядән китеп торырга була, 1908 елның көзендә Казан, Уфа, Чиләбеләр аша башта – Кызылъярга, аннан Себер шәһәрләре Омски, Томски, Өркеткә килә, шуннан исә Монголия аша Кытай, Япониягә дә барып җитә.