Беренче Май, 1нче Май (рус. Первое Мая, 1-ое Мая) ― Татарстан АССР Зәй районы Зичәбаш авыл советына караган, 1950-елларның I яртысында юкка чыккан торак пункт (авыл)[1][2].
Авыл Зичәбаш авылыннан 8 км, Зәй тимер юл станциясеннән 46 км ераклыкта урнашкан булган[3]
Төп халык — татарлар.
Авылга XX гасырның 20нче елларында хәзерге Зәй районы Зичәбаш авылыннан күченеп утырган крестьяннар нигез салган. Яңа торак пунктка 1нче Май ― хезмәт ияләренең халыкара бердәмлеге көне хөрмәтенә Беренче Май исеме кушылган[3].
Авыл, нигез салынган көненнән башлап, Зичәбаш авыл советына караган (авыл советының беренче рәисе В. Т. Волков, 1935 елдан — Андреев)[1] [4].
1930 елга кадәр Татарстан АССР Чаллы кантоны Зәй волостенә керә. 1930 елдан – Чаллы, 1935 елдан – Зәй районнары составында[1] [4].
Күмәк хуҗалыклар төзү башлангач, 1929―1930 елларда авылда «Беренче Май» (1нче Май) авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) оештырыла. .Хуҗалыкның 88 гектар сөрүлек җире, көтүлекләре, печәнлек болыннары булган[3].
Бөек Ватан сугышында (саннар Зичәбаш авылы белән бергә бирелә) 105 кеше һәлак булган яки хәбәрсез югалган[3].
1950 елның 1 июленә авылда 11 хуҗалыкта 43 кеше яшәгән, татарлар.
Күмәк хуҗалыкларны эреләндерү башлангач, 1950 елның июлендә «1нче Май» (Беренче Май бистәсе), Сталин исемендәге (Зичәбаш) авыл хуҗалыгы артельләрен берләштерәләр, яңа хуҗалыкка Сталин исеме бирелә (1961 елдан Киров исемендәге, 1963 елдан «Игенче» колхозы, үзәге Зичәбаш) [1] [4].
Эреләндерелгән күмәк хуҗалык үзәгенә ерак урнашкан һәм мөстәкыйль хуҗалык итү мөмкинлеген югалткан авыл халкы тарала башлый. Күпчелек гаилә Зәй шәһәренә күченә.
1950-елларда авыл юкка чыга[3].
Аксар | Александр Бистәсе | Алексеевка | Алкин | Апач | Әхмәт | Бигеш | Бишсубаш | Бохарай | Бура-Киртә | Бүре-Сарай | Гулькин | Дмитровка | Дүрт Мунча | Зичәбаш | Икенче Бөгелде | Имәнлебаш | Иске Бүсерәк | Иске Маврино | Иске Пальчиково | Иске Тәкмәк | Иске Ялан | Кабан-Бастрык | Кәдек | Кадер | Камышинка | Канаш | Кара-Елга | Кармалка | Карман | Кәрәкәс | Кече Пәлчикәү | Киселевка | Киселевка | Кушъелга | Кызыл Байрак | Мәлем | Нератовка | Олы Батрас | Өнбия | Өченче Бөгелде | Перцовка | Поповка | Поручик | Пустынка | Сармашбаш | Сарсаз-Баграж | Сәвәләй | Сәрәпәле | Суык-Чишмә | Төги | Түбән Биш | Түбән Олыҗы | Түбән Пәнәче | Түңылҗа | Урсай | Урта Баграж | Урта Пәнәче | Утяшкино | Федоровка | Федот | Чыбыклы | Шыкмамай | Шумыш | Шунак | Югары Баграж | Югары Лоҗы | Югары Мәлем | Югары Пәнәче | Югары Шепкә | Якты Күл | Яңа Бүсерәк | Яңа Маврино | Яңа Мәлем | Яңа Пәлчикәү | Яңа Спас | Яңа Тәкмәк
Юкка чыккан торак пунктлар: Баграж урманчылыгы | Басар | Беренче Бөгелде | Беренче Май | Винокуровка | Воздвиженка | Водоохранный | Екатериновка | Ильич | Калиновка (Басар а.с.) | Калиновка (Сәвәләй а.с.) | Кече Баграж | Кече Батрас | Кече Фёдоровка | Коммуна-Луч | Корчажка | Красная Звезда | Красный Яр | Кызыл Таң | Кызыл-Юл | Липатовка | Новоселовка | Салкын Чишмә (Бохарай а.с.) | Салкын Чишмә (Төги а.җ.) | Озёровка | Подгорный | Пробуждение | Просвет | Самарцево | Смычка | Степановка | Соколка | Таш-Елга | Урал | Чулпан | Яңа Фёдоровка | Яхшы Килде