Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен
Байкал (мәгънәләр) битенә күчегез.
Байкал-Амур магистрале йә БАМ — Көнчыгыш Себердә һәм Ерак Көнчыгышта урнашкан тимер юл. Дөньяда иң зур тимер юл магистральләреннән берсе.[1] Төп юлы Тайшет — Совет Гаване, берничә тәнәфес ясап, 1938 елдан алып 1984 елга кадәр төзелгән. Үзәк өлешенең шактый кыен геологик һәм климатик шартларда алып барылган төзелеше 12 елдан артык вакытка сузылды, ә Төньяк Муя туннеле төзелеше 2003 елда гына тәмамланды.
Тасвирлама
Төп юлының озынлыгы 4287 километр тәшкил итә. БАМ Транссебер магистраленнән Тайшетта аерылып чыккач, аннан төньяктарак уза, Братск тирәсендә Ангараны, Усть-Кут тирәсендә Ленаны кичеп үтә, Северобайкальск аша үтә аннан соң Байкалны төньяктан уратып уза, Тында аша үтә, Комсомольск шәһәре янында Амур елгасын кичеп үтә, һәм Совет Гаванендә, Тын океан ярында тәмамлана.
Тармаклар: Усть-Илимга (215 км озын); Чиней чыганагына (66 км); БАМ станциясенә (179 км); Якутскига (Амур-Якутске магистрале, төзелеш әле алып барыла) (1078 км); Эльгин чыганагына (300 км); Известковая станциясенә (326 км); Чегдомынга (Яңа Ургал шәһәреннән 16 км); Волочаевка станциясенә (351 км); Чёрный Мыс станциясенә (Сахалин туннеленең ташланган төзелешенә) 120 км.
Магистраль юлы күбесенчә таулы җирләрдән үза, иң биек ноктасы — 1323 м.[2] Унга якын туннель тишелгән, шул исәптән Русиядә иң озын Төньяк Муя туннеле (15,5 км).
Трасса 11 эре елганы кичеп үтә, ә барлыгы исә юлда 2230 зур вә кече күпер төзелде. Магистраль 200 дән артык станция, 60 тан артык шәһәр вә бистә аша үтә.
Тайшет — Усть-Кут кисәгендә трасса ике юллы, һәм поездлар йөреше алмаш ток белән электрлаштырылган (25 кВ). Усть-Кут — Таксимо кисәгендә трасса бер юллы һәм шулай ук алмаш ток белән электрлаштырылган (25 кВ). Аннан көнчыгыштарак кисәгендә хәрәкәт паравоз тартуы белән гамәлгә ашырыла.
Тарих
ХІХ гасырның азагында һәм Россиянең рус-япон сугышында җиңелүеннән соң ук икенче Транссибны төзү турында фикер алышулар булган, әмма эзләнү эшләренннән ары эш китмәгән.
1926 елда ЭККГ тимер юл гаскәрләре аерым корпусы тарафыннан киләчәк трассаның топографик күзәтүе үткәрелгән. 1932 елның апрелендә ССРБ Халык Комиссарлары Шурасы «Байкал-Амур тимер юлының төзелеше турында» карарын кабул итә; трассада проект-эзләнү эшләре башлап киткәннәр. Төзелешне 1935 елда тәмамларга планлаштырганнар. Әмма төрле сәбәпләр аркасында (эшче кулларның җитешмәве, Бөек Ватан сугышы, Идел рокадасы ихтыяҗлары өчен рельсларны җыеп алу, төзелеш районыныда җир тетрәүләре) төзелеш берничә тапкыр туктатылган һәм яңадан кузгатылган. 1951 елга кадәр Комсомольск-на-Амуре — Советская Гавань һәм Тайшет — Братск — Усть-Кут өлешләре төзелгән.
БАМның актив төзелеше 1974 елда яңадан башлап китә. Иске төзелешнең төп көче ГУЛАГ тоткынннары вә әсир төшкән япон солдатлары[3][4] булса, яңа төзелешне башлыча ирекмән комсомолчылар һәм хәрби төзүчеләр алып барды. Бистәләрнең вә станцияләрнең күбесен гадәттә теге яки бу төбәк төзеде: мәсәлән азәрбайҗанлылар Ангоя һәм Улькан станцияләрен, казакъстанлылар Яңа Чара станциясен; латвиялеләр Таксимо станциясен.[5]
1980 елда Байкал-Амур тимер юлы оештырыла, идарәсе Тында шәһәрендә урнашкан була.
1984 елда Балбухтан разъездында (Чита өлкәсе Калар районы) “алтын тоташу” булды. 1 октәбер көнне Куанда станциясендә “алтын буынны” түшәү башкарылды.
Төзелешнең соңгы өлеше 2003 елның 5 декабрендә тәмам булды дип санарга мөмкин — шул көнне Төньяк Муя туннеле буенча хәрәкәт ачылды.
Галерея
Хәзерге заман
1997 елда Байкал-Амур тимер юлының мөстәкыйль идарәсе юкка чыгарылды, ә БАМ административ яктан Көнбатыш Себер һәм Ерак Көнчыгыш тимер юллары арысында бүленгән[6]. Чиге Хани станциясе аша үтә.
Искәрмәләр
Моны да карагыз
Чыганаклар
Тышкы сылтамалар