Ахал вилаяте (төрекм. Ahal welaýaty ) ― Төрекмәнстанның көньягында урнашкан административ берәмлек (вилаять ). Башта административ үзәге Ашхабад шәһәре булган, соңрак ул аерым административ берәмлек (вилаять ) хокукы белән вилаять составыннан аерып чыгарылгач, вилаять үзәге итеп Ашхабадтан 7 км ераклыкта урнашкан Аннау шәһәре билгеләнә.
2022 елның 20 декабрендә Төрекмәнстан Мәҗлесе [d] тарафыннан «Ахал вилаятенең яңа административ үзәген шәһәр категориясенә кертү һәм аңа исем бирү турында» Карар кабул ителә, шул ук документ белән Ахал вилаятенең административ үзәге Аркадаг шәһәренә күчерелә. [ 1]
2023 елның 23 мартында Аркадаг шәһәре Ахал вилаяте составынан чыгарыла һәм дәүләт әһәмиятендәге шәһәр статусын ала, [ 2] «дәүләт әһәмиятендәге шәһәр» статусы Төрекмәнстан тарихында беренче тапкыр бирелә. [ 3]
Тарих
Ахал вилаяте 1992 елның 14 декабрендә элеккке Ашхабад өлкәсе (рус.) татар. биләмәсендә оештырыла [ 4] .
География
Ахал вилаятендә Караком чүлендә дөя
Вилаять мәйданы — 97 160 кв. км. Ул Төрекмәнстанның үзәк өлешенең көньягында урнашкан, Копетдаг итәгендә Иран һәм Әфганстан белән чиктәш.
Төбәкнең зур өлешен (вилаять территориясенең 90 % тан артыгын) Караком чүле били, көньякта Копетдаг таулары урнашкан. Ахалтәкә оазисы билгеле.
Халкы
Ахал вилаятенең халкы – 939 700 кеше (2005 )[ 5] . 2000 елда вилаять территориясендә бөтен Төрекмәнстан халкының 14 % ы яшәгән[ 6] .
1997 елда халык саны 875 меңнән артып китә (Ашхабад шәһәрендә яшәүчеләрдән башка), күбесенчә төрекмәннәр , шулай ук руслар , үзбәкләр , украиннар , бәлүҗләр һәм башкалар яши. Шәһәр халкы ― 62 %.
Административ бүленеш
Ахал вилаяте Төрекмәнстан картасында ачык яшел төс белән аерылган
Ахал вилаяте составына 8 әтрап , 8 шәһәр , 10 бистә , 89 генгешлик (киңәшлек) һәм 235 авыл керә[ 7] .
Ак богдай әтрабы – административ үзәге Аннау шәһәре (әтраптагы шәһәр статусы 2008 елның 3 февралендә бирелә) [ 8]
Бабадайхан әтрабы – Бабадайхан шәһәре
Бәхерден әтрабы – Бәхерден шәһәре (әтраптагы шәһәр статусы 2008 елның 3 февралендә бирелә) [ 8]
Гөкдепе әтрабы – Гөкдепе шәһәре (әтраптагы шәһәр статусы 2008 елның 3 февралендә бирелә) [ 8]
Кака әтрабы – Кака шәһәре
Сарахс әтрабы – Сарахс штб
Тәҗән әтрабы – Тәҗән шәһәре
Тәҗән шәһәре (әтрап статусы 2008 елның 3 февралендә бирелә) [ 8]
Икътисады
Claas маркалы комбайн Ахал вилаятендә бодай басуында
Катнаш кәҗә һәм сарык көтүе Ахал вилаятендә тау итәгендә
Ахал вилаятенең икътисады аграр-индустриаль характерда. Аның үсешенә дәүләт башкаласы регионы территориясендә булу зур йогынты ясый. Тулаем төбәк продуктында Ахал вилаяте икътисадының өлеше 23 % тан артык. 2000 елда Ахал вилаяте өлешенә Төрекмәнстанның барлык эш урыннарының 11 % ы, авыл хуҗалыгы продукциясенең 23 % ы (бәясе буенча), шулай ук илдә сәнәгать җитештерүе гомуми күләменең 31 % ы туры килә [ 6] .
Төбәк газ чыгару күләме буенча илдә лидер булып тора (43,8 %). Аның территориясендә берничә эре газ ятмасы, мәсәлән, Көньяк Гутляяк урнашкан.
Ахал вилаяте авыл хуҗалыгы Караком каналы белән сугарыла, ул көнбатыштан көнчыгышка бөтен төбәк аша сузылган. Тагын бер су чыганагы – Тәҗән елгасы, ул вилаятьнең көньяк-көнчыгыш өлешеннән ага, Тәҗән шәһәреннән көньякка ике зур сусаклагыч аша уза.
Рухабат әтрабында үз басулары, теплица хуҗалыгы, шулай ук яшелчә һәм җиләк-җимешләрне эшкәртү буенча җитештерү куәтләре булган эре «Рухубелент» агросәнәгать комплексы булдырылган.
Башка тармаклар — текстиль һәм мамык эшкәртү сәнәгате, төзелеш индустриясе үсә. Яшлык бистәсендә җирле чималдан югары сыйфатлы кәгазь чыгару буенча 135 млн долларлык целлюлоза-кәгазь комбинаты, Ахалда махровый һәм буялган киҗе-мамык тукымалар җитештерүче комбинат төзелгән.
Башка сәнәгать предприятияләре — Тәҗәнда киҗе-мамык фабрикасы һәм карбамид заводы, Келятта цемент заводының яңа чираты төзелгән. Абадан ГРЭСында Үзәк Азиядә 123 МВт егәрлектәге беренче газ турбинасы эшли башлаган («Дженерал Электрик» компаниясе тарафыннан җитештерелгән).
Мәгариф
2010 елга булган мәгълүматларга караганда, Ахал вилаятендә 241 урта мәктәп булган, анда 146 мең укучы белем алган [ 9] .
Истәлекле урыннар
Вилаять территориясендә парфяннар һәм Бөек сәлҗуклар идарә иткән вакытның берничә тарихи һәйкәле (Алтынтәпә, Ниса, Сарахс) урнашкан. Әлеге һәйкәлләргә туристик маршрутлар ачылган [ 9] .
Копетдаг итәгендә эре Халыкара ат спорты комплексы урнашкан.
Шәхесләр
Искәрмәләр
↑ «Нейтральный Туркменистан» 22 декабря 2022 г., стр. 1
↑ Закон Туркменистана о городе Аркадаг от 23.03.2023
↑ Город новой эпохи в сиянии огней
↑ Изменения географических названий Туркменистана 2018 елның 16 апрель көнендә архивланган . (рус.)
↑ Статистический ежегодник Туркменистана. 2000—2004. Национальный институт государственной статистики и информации Туркменистана. Ашхабад, 2005 год.
↑ 6,0 6,1 Социально-экономическая ситуация в Туркменистане в 2000 году. Национальный институт государственной статистики и информации Туркменистана. Ашхабад, 2001 год, с. 129—130 (русский).
↑ Административно-территориальное деление Туркменистана по регионам по состоянию на 1 октября 2018 года . әлеге чыганактан 2020-01-06 архивланды. 2019-04-27 тикшерелгән.
↑ 8,0 8,1 8,2 8,3 Халк Маслахаты Туркменистана принял Постановление об изменении статуса некоторых городов и посёлков Туркменистана . әлеге чыганактан 2009-01-07 архивланды.
↑ 9,0 9,1 По данным Государственного комитета Туркменистана по статистике. . әлеге чыганактан 2013-03-21 архивланды.
Сылтамалар
Вилаятьләр Дәүләт әһәмиятендәге шәһәр Вилаять статуслы шәһәр